Казанда бөтен илдән җыелган балалар китапханәләре җитәкчеләре балалар арасында уку дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләләре турында фикер алышачак

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

14 июньдә 11.00 сәгатьтә Казан Ратушасында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Республика балалар китапханәсе оешуга 100 ел тулуга багышланган «Милли байлык  буларак балалар укуы» исемле Төбәкара фәнни-гамәли конференция узачак. Аның эшендә Россия дәүләт балалар китапханәсе директоры Мария Александровна Веденяпина, бөтен илдән җыелган  балалар китапханәләре җитәкчеләре, Татарстан Республикасының балалар язучылары һәм китап индустриясе белгечләре катнашачак. Фикер алышу өчен темалар арасында: балалар арасында уку дәрәҗәсен күтәрүнең актуаль проблемалары һәм перспективалары, балаларның белем дәрәҗәсен күтәрү, эш тәҗрибәсе белән алмашу.

Конференция кысаларында Россия дәүләт балалар китапханәсе һәм Татарстан Республикасы балалар китапханәсе арасында фәнни-методик, фәнни-тикшеренү һәм мәгълүмати эш өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы Килешүгә кул кую планлаштырыла.

Программада шулай ук мастер-класслар, Россиянең һәм Татарстанның танылган язучылары белән очрашулар, китап һәм иллюстраторлар күргәзмәләре каралган.

Белешмә өчен: 2019 елның 17 маенда Татарстан Республикасы  балалар китапханәсе оешуга 100 ел тулды. Язучы Екатерина Нелидова җитәкчелегендәге бу балалар китапханәсе  - Татарстанда беренче иде.  

1932 елда китапханә каршында татар бүлекчәсе ачыла, бу исә татар укучыларын туган телдәге китаплар белән  тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.  Ике секцияле (рус һәм татар) әдәби түгәрәк бөтен шәһәргә таныла. Татар секциясенә язучылар Абдулла Алиш, Фатыйх Хөсни, Сибгат Хәким, Идрис Туктаров, Шамил Гәрәев килеп йөриләр.

Укучылар белән актив эш Бөек Ватан сугышы елларында да дәвам итә. Сугыштан соңгы елларда китапханәдә балалар китабы атналыкларын үткәрә башлыйлар. 

1954 елның 1 июлендә РСФСР Мәдәният министрлыгы карары белән китапханә Республика балалар китапханәсенә үзгәртелә. 2011 елда китапханә «Республика балалар китапханәсе » Татарстан Республикасының дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе статусын алды.

Бүгенге көндә  Татарстан Республикасы балалар китапханәсе 119 меңнән артык басма саклана, ул -  балачак һәм мәгарифкә ярдәм итү мәсьәләләре буенча зур  мәгълүмат үзәге, буш вакытны уздыру учреждениесе, республика китапханәләре өчен методик үзәк.

Гасырлар дәвамында балалар китапханәсе күп буыннар өчен белем, ачышлар, иҗат дөньясы бүләк итә, бай китап мирасына нигезләнгән мәдәниятне саклый һәм күрсәтә, белем бирү, мәгариф һәм иҗади үсеш үзәге, милләтара һәм мәдәниятара багланышлар өчен мәйданчык булып тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International