Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү алдыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Татарстанның 1000 энҗесе» исемле республика акциясе игълан итә. Аның максаты - яшь буында ватанпәрвәрлек, туган якка, кече Ватанга мәхәббәт, уникаль тарихи, мәдәни һәм табигый объектларны саклауга карата игътибарлы мөнәсәбәт тәрбияләү, туристлар өчен кызыклы урыннарны ачыклау.
Анда катнашырга Татарстан Республикасында яшәүчеләр, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре коллективлары, иҗтимагый оешмалар чакырыла.
Акция 1 сентябрьгә кадәр түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
Эшләрдә табигый, тарихи-мәдәни объектның, матди булмаган мәдәни мирас объектының яки сәнгать әсәренең тасвирламасы булырга тиеш.
Материаллар 1000jemchujin_rt@mail.ru электрон адрес буенча, «1000 жемчужин Татарстана» төркемендә (https://vk.com/zhrt100) кабул ителә. Шулай ук оештыручылар, акциянең https://instagram.com/1000zhrt битендә алга таба урнаштыру өчен, Инстаграм социаль челтәрендә #1000жемчужин_рт хештегы белән урнаштырылган постларны сайлап ала. Акция нәтиҗәләре буенча тематик сайт оештырыла, анда иң яхшы эшләр урын алачак.
Акциянең нигезләмәсе белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: /file/File/1000 zhemchuzhin. docx