Илгиз Зәйниев "Әкият" курчак театрының баш режиссеры булды

7 июнь 2019 ел., җомга

«Әкият» татар дәүләт курчак театры коллективына яңа баш режиссерны  ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова һәм театр директоры Роза Яппарова тәкъдим итте.

«Илгиз Зәйниев яңалыклар алып килер, театрга яңа сулыш өрер дип өметләнәбез. Ә коллективта моңа кадәр булган җылы атмосфера сакланыр, дип ышанабыз», - диде Юлия Әдһәмова һәм артистларга иҗади уңышлар теләде.

Үз чиратында Илгиз Зәйниев күрсәтелгән хөрмәт һәм ышаныч өчен рәхмәт белдерде.

Театрның баш режиссеры буларак Илгиз Зәйниев тарафыннан дөнья күрәчәк беренче спектакль «Әлфия» булачак. Куелышта легендар татар җырчысы Әлфия Авзалова турында сүз барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования