«Әкият» курчак театры Новосибирскида узган фестивальдә ике дипломга лаек булды

3 июнь 2019 ел., дүшәмбе

«Әкият» курчак театры Новосибирскида узган «Перекресток» Халыкара әкият театрлары фестивалендә ике дипломга лаек булган.

Татарстанның атказанган артисты Дилүс Хуҗиәхмәтов «Иң яхшы ир-ат роле өчен» дипломы белән бүләкләнгән. Әлеге бүләккә  ул  А.Цагарелиның «Ханума» спектаклендә Вано Пантиашвили ролен башкарган өчен лаек булган. Куючы рәссам, «Алтын битлек» театраль премиясе лауреаты Захар Давыдовка «Иң яхшы сценография өчен» дигән диплом тапшырылган.

Казан курчак театры фестивальдә жюри әгъзалары һәм тамашачылар игътибарына өлкәннәр өчен язылган «Ханума» спектаклен тәкъдим иткән. Новосибирск тамашачысы башкалабыз артистларын бик җылы кабул иткән һәм көчле алкышларга күмгән.

Новосибирскида халыкара фестиваль 26 майдан 1 июньгә кадәр узган. Анда Франция, Испания, Швеция, Болгария, Эстония, Беларусь һәм Россиянең курчак театрлары катнашкан. Җиде илдән барлыгы 15 театр коллективы килгән. Фестиваль кысаларында төрле форма, жанрдагы һәм төрле яшь категорияләре өчен 16 спектакль тәкъдим ителгән, аларны 3,5 мең тамашачы караган.

«Ханума» спектакленең режиссеры — Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров, куючы рәссамы - «Алтын битлек» театраль премиясе лауреаты Захар Давыдов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования