Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпованың Бөтенроссия Китапханәләр көне уңаеннан котлавы

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

27 май - Бөтенроссия Китапханәләр көне!

Хөрмәтле китапханә хезмәткәрләре!

Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан  ихлас котлау сүзләрен кабул итегез!

Китапханәләр  миллионлаган кешеләр  өчен белем, тарих һәм иҗат дөньясына юл ача. Китаплардан  башка милли үзенчәлекләр, дәүләтчелек традицияләре һәм илнең үсеш дәрәҗәсе турында  фикер йөртеп  булмый.  Заманча  китапханәләр ышанычлы  белем чыганагы, рухи мәдәният һәм мәгълүмат үзәге, ирекле аралашу һәм файдалы ял итү урыны булып тора. Ул- җәмгыятьтә мөнәсәбәтләрнең тотрыклылыгын тәэмин итүче мөһим социаль институт та.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында  илдәге иң эре китапханә киңлекләренең берсе формалашкан: һәркем өчен ишекләре ачык булган 1514 китапханә, шул исәптән 4 республика һәм 1510 муниципаль китапханә исәпләнә. Республикада китапханә эше тиешле үсеш алсын өчен кулдан килгәннең барысы да эшләнә, шуңа күрә бүген һәр китапханә китап саклау урыны гына түгел, тикшеренү, фәнни, иҗтимагый үзәк тә. «Мәдәният» илкүләм проекты тарафыннан яңа буын модель китапханәләренең үсеш юнәлешләре билгеләнде.

Мәгълүмати җәмгыять чорында китапханәчеләрнең роле дә үзгәрде. Сез хәзер төгәл белем бирү өлкәсендә төрле һәм зур күләмдәге  мәгълүмат чыганаклары белән эшләргә ярдәм итүче  булып торасыз.

Сезгә фидакарь  хезмәтегез һәм һөнәрегезгә мәхәббәтегез өчен рәхмәт әйтергә рөхсәт итегез! Сезнең энтузиазм җәмгыятьнең рухи һәм әхлакый кыйммәтләрен формалаштыра торган иң зур көчләрнең берсе булып тора.

Сезгә сәламәтлек һәм иминлек телибез. Яңа уңышлы проектлар һәм рәхмәтле укучылар күбрәк булсын!

 

Министр                                                                                       И.Х.Әюпова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International