Дәүләт Советында "Татарстан Республикасында музыка сәнгатенең үсеш концепциясе турында" матбугат конференциясе булды

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Журналистларның соравына парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Мәдәният министры Ирада Әюпова, Россия композиторлар союзы идарәсе рәисе, Татарстан композитор союзы рәисе Рәшит Кәлимуллин җавап бирде.

"Музыка, тел белән беррәттән, милләтнең саклануында мөһим роль уйный",  – дип басым ясады Разил Вәлиев  һәм әлеге концепциянең республикада яшәүче төрле милләтләрнең музыкаларын үстерүгә юнәлтелгән булуын әйтте.

 “Безнең Дәүләт Советына музыка сәнгатенә кагылышлы мөрәҗәгатьләр килә. Без бу проблеманы үзебез генә хәл итә алмыйбыз. Хөкүмәтебез, мәдәният һәм мәгариф министрлыклары, белгечләребез, уку йортларыбыз бар. Алар белән киңәшкәннән соң Татарстанда музыка сәнгатен үстерү буенча концепция кабул ителергә тиеш дип санадык”, - дип аңлатып үтте комитет рәисе.

Концепция булдыру идеясе белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыккан.  Ул бу нисбәттән Татарстан Президентына мөрәҗәгать  иткән. “Хатта планка бик югары куелган иде. Без киләчәктә Татарстанда музыка сәнгатен үстерү буенча дәүләт программмасы булдыруны күздә тотабыз. Концепция аның беренче адымы булырга тиеш”, - диде Разил Вәлиев.

 Аның фикеренчә, музыка сәнгате үсеше ул мәдәният министрлыгына гына бәйле проблема түгел. “Монда мәгариф системасы да, Казан дәүләт консерваториясе һәм башка югары белем уку йортлары да катнашырга тиеш. Алар барысы да катнашсын өчен Хөкүмәт карары кирәк. Мәдәният министрлыгы үзенә караганын башкара алса, алга таба Хөкүмәт карарлары да чыгра, Дәүләт программасы да булыр”, - ди ул.

Ирада Әюпова концепциянең өч юнәлешен аерып күрсәтте. Беренчедән, ул музыкаль белем бирүне билгеләп үтте. “Беренче акцент – музыкаль белем бирү системасын милли музыкаль мәдәнияткә яраклаштыру. Без мәгариф системасына федераль стандартлар белән эш итәбез, анда милли мәдәният аз яктыртыла. Милли мәдәниятнең үз тамырлары һәм үзенчәлекләре бар”, - ди министр.

Икенче яссылыкта ул фәнни тикшеренүләрне күрә. “Мәгариф системасы гыйльми тикшеренүләр белән бара. Бу - милли музыка тарихы да, композиторларыбыз эшчәнлеге дә, җиде-сигез гасыр элек музыкаль мәдәният торышын күзаллаулар да. Безнең халык уен кораллары буенча проблемаларыбыз зур. Халык уен кораллары буенча музыкаль коллективларыбыз бар, ләкин аларда уен коралларының тулы палитрасы юк. Бу тулы бер эзләнүләр юнәлеше”, - ди Ирада Әюпова.

Өченче юнәлеш - музыкаль профессиональ белем алган яшьләргә Татарстанда эшләү мөмкинлеге тудыру. “Яшьләребезгә иҗат итү өчен шартлары тудырырга кирәк”, - ди министр. Ул бу юнәлшетәге эш итеп “Минем Такташ” операсының премьерасын атады.

Рәшит Кәлимуллин төрки илләр композиторларының милли уен кораллары өчен көй язуда методик ярдәм күрсәтергә әзер булуларын әйтте.

Әлеге фикерне дәвам итеп Разил Вәлиев бу нисбәттән Көнбатыш тәҗрибәсен генә түгел, бәлки татар мәдәниятенең нигезендә яткан Көнчыгыш тәҗрибәсен дә куллану кирәклеген искәртте.  "Без  тамырлырыбызны онытырга тиеш түгел", – диде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International