«Бәхетле балачак» хореография ансамбленә - 40 ел

2019 елның 31 мае, җомга

2019 елның 1 июнендә, Балаларны халыкара яклау көнендә, 18.00 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге республика премиясенең «Яшь буынны тәрбияләү эше, актив иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлек өчен» номинациясендәге лауреаты,  күп тапкырлар гран - при иясе булган, халыкара һәм бөтенроссия фестивальләре һәм конкурслары лауреаты - «Бәхетле балачак» хореография ансамбленең 40 еллык юбилеена багышланган концерт була.

Бүгенге көндә үзәктә 4 яшьтән алып 25 яшькә кадәр булган 400 катнашучы шөгыльләнә,шул исәптән «Бәхетле балачак» ансамбленнән үсеп чыккан «Кристалл» ансамбле  биючеләре дә. Коллектив белән уникаль булган биш баскычлы укыту системасы нигезендә  эшлиләр:

мәктәпкәчә яшьтәге балалар 2-6 яшь,

кече яшьтәге мәктәп укучылары 7-10 яшь,

урта мәктәп звеносы 11-15 ел,

 өлкән сыйныф укучылары 16-18 яшь,

студентлар, яшь белгечләр, 18-25 яшьләрдәге  эшче яшьләр.

Балалар үзәге проектлары:

• Балаларны халыкара яклау көнендә Казан шәһәренең опера театры сәхнәсендә балачак бәйрәме (25 ел дәвамында үткәрелә);

• Татарстан Республикасында халыкара балалар фольклор фестивальләре (6 фестиваль);

• халыкара һәм Россиякүләм балалар һәм яшьләр өчен мәдәни проектлар (ТР мәдәният министрлыгы программалары: «Татарстан көннәре», Чехиядә «Европага тәрәзә», Төркиядә «Бала көне», Һиндстанда «Чиксез дөнья» һ.б.).

40 ел эчендә ансамбль хореографлары тарафыннан 400дән артык эш иҗат ителгән: «Минем бала күңеле» хореографик спектакле, «Муха Цокотуха», «Золотые шары» әкиятләре, «Бәхетле балачак», «Россия», «Мультики» күренешләре, 95 сюжет куелышы, 20 классик һәм тарихи-көнкүреш бию  номерлары. Педагоглар халык биюләренә зур игътибар бирә:  репертуарда 28 татар биюе, 30 рус һәм 50 дән артык дөнья халыклары биюе бар.

Ансамбль инициативасы белән Казанда 1999 елдан башлап Халыкара халык биюләре фестивале үткәрелә.

«Бәхетле балачак» хореография ансамбле Татарстан Республикасын концертларда һәм фестивальләрдә лаеклы тәкъдим итә. 40 ел эшләү дәверендә коллектив 20 тапкыр халыкара конкурсларда гран-при иясе, 70 тапкыр халыкара фестивальләр лауреаты, 40лап тапкыр Бөтенроссия фестивальләр лауреаты һәм 25 тапкыр республика фестивальләре җиңүчесе булды.       

Аны оештыручы, остаз һәм сәнгать җитәкчесе -  Ишкузина Светлана Владимировна, Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Ел хатын-кызы» республика конкурсы җиңүчесе.   

«Бәхетле балачак» - тәрбия эше, балалар һәм яшүсмерләрнең хореография белеме мәсьәләләрендә зур традицияләргә ия булган көчле иҗат коллективы. Хореография буенча өстәмә белем бирүче барлык  педагоглар да  кайчандыр «Бәхетле балачак» ансамбле укучылары булган.

БЕЛЕШМӘ

«Бәхетле балачак» ансамбле 1978 елда ТАССРның Х-еллыгы исемендәге мәдәният сараеның бию төркеме базасында оештырыла.

1981 елда «Бәхетле балачак» ансамбленә "Үрнәк хореография ансамбле" исеме бирелә.

2001 елның гыйнварында ансамбль яңа статус алды: «Бәхетле балачак» балалар үзәге дәүләт учреждениесе.

Белешмәләр өчен телефон: (843) 554-49-38

Электрон почта: kristall-kaz@mail.ru

Сайт: www.detstvo-kristall.ru

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International