Ирада Әюпова Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Әхмәт Доган белән очрашты

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, профильле бүлек җитәкчеләре һәм республиканың әйдәп баручы театрлары директорлары катнашты. Төркия ягыннан Төркия дәүләт театрлары генераль директоры Мостафа Курт бар иде.

интернетта  фотоларга сылтама https://yadi.sk/d/73UecWzp7AeZtw

зур фотоларга сылтама https://yadi.sk/d/4FSYkwJWZm79WQ

«Бер атна элек без Татарстан Республикасының рәсми делегациясе составында Истанбулда булдык. Бу икътисади форум булуга карамастан, эшмәкәрләр, сәясәтчеләр һәм дәүләт эшлеклеләре чыгышында мәдәниятләр бердәмлеге турында фикерләр күп  яңгырады», - дип үзенең тәэсирләре белән уртаклашты Ирада Әюпова. Министр киләчәктә хезмәттәшлек итү һәм уртак мәдәни проектлар булдыру белән кызыксынуын белдерде. 

Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Әхмәт Садык Доган, апрель башында РФ мәдәният министры Владимир Мединский һәм Төркиянең мәдәният һәм туризм министры Мехмет Эрсой  Мәдәният һәм туризм елына старт бирделәр, дип искәртте. Тантана Зур театрның тарихи сәхнәсендә узды һәм Гомерның “Илиада” әсәре нигезендә  иҗат ителгән «Троя» төрек операсын күрсәтү белән тәмамланды. Аның фикеренчә, 2019 елны Россия һәм Төркиянең кара-каршы Мәдәният һәм туризм елы дип игълан итү мәдәни элемтәләргә тагын да нәтиҗәлерәк үсәргә мөмкинлек бирәчәк.

ТР мәдәният министры үтенече буенча Төркия дәүләт театрлары генераль директоры оешманың эше турында җентекләп сөйләде. Идарә мәдәният һәм туризм министрлыгы карамагында эшли һәм бөтен ил буенча  58 мәйданчыкны берләштерә. Мостафа Курт Төркиядә уздырыла торган зур халыкара фестивальләргә аерым тукталып үтте.

«Без катнашучылар арасында Татарстан коллективларын күрергә теләр идек, - дип дәвам итте ул сүзен, - шулай ук режиссерлар һәм артистлар белән алмашу теләге бар».

Татарстан Республикасының Төркия Республикасы белән хезмәттәшлеге соңгы елларда шактый актив үсә. Төркия кинематографистлары Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә даими катнаша.  Алмаш театр өлкәсендә дә тукталмый. Мәсәлән, май башында С.Өметбаев исемендәге  Минзәлә татар дәүләт драма театры Трабзон шәһәрендә узган Халыкара Кара диңгез театр фестивалендә «Иблис» спектакле белән чыгыш ясады, июнь аенда Төркия Республикасының дәүләт театрлары идарәсе каршындагы Конья дәүләт театры Казанда «Нәүрүз» Халыкара театр фестивалендә «Uyan» спектаклен тәкъдим итәчәк. Моннан тыш, уртак күргәзмә проектлары, түгәрәк өстәлләр һәм башкалар уздырыла.

Кунаклар җылы кабул иткән һәм кунакчыллык өчен Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюповага рәхмәт белдерделәр.

Белешмә: Россия — Төркия кара-каршы Мәдәният һәм туризм елы программасы дистәләгән чараларны үз эченә ала: концертлар, театр куелышлары, күргәзмәләр, цирк тамашалары. Мәдәният елы декабрь аенда Истанбулда Третьяков галереясе тупланмасыннан оештырылган күргәзмә белән тәмамланачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International