Казанда В. И. Качаловка яңартылган истәлек тактасы куелды

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Яңартылган мемориаль тактаны элеккеге урынга - танылган артист яшәгән Лобачевский урамы 3-нче йорт фасадына кайтарганнар. Инде бүген үк истәлекле урында Мәскәү һәм Санкт-Петербург вәкилләре булды, алар бирегә Россиядәге Театр елына багышлап оештырылган “Театраль Казан” экскурсиясе кысаларында килде.

Исегезгә төшерәбез, В. Качалов 1897-1900 елларда, әле танылып өлгергәнче, күренекле  Казан антрепренеры Михаил Матвеевич Бородайның иптәшлек труппасында эшләгән. Бу чорда ул 13 роль уйнаган, шул исәптән, Борис Годунов һәм Кассийны. Шул рәвешле,  ул труппаның әйдәп баручы артистларының берсе һәм Казан тамашачысының кумирына әйләнә. Немирович-Данченко 1900 елның гыйнварында В.И.Качаловны Мәскәү сәнгать театрына (МХАТ) чакыра һәм артист февраль аенда Казаннан китеп бара. В. И. Качалов исеме Казан академия рус Зур драма театрына бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International