Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова «Буа – диалог киңлеге» темасына түгәрәк өстәл эшендә катнашты.

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Милли театрларның «Буа – диалог киңлеге»  III Халыкара фестивале кысаларында Буа муниципаль районында ТР мәдәният министры Ирада Әюпова булып китте. Ул фестивальнең түгәрәк өстәл утырышында катнашты.

«Буада өченче ел рәттән үткәрелә торган мәдәни вакыйга Татарстан өчен әһәмиятле. Буада милли театрлар фестивале мәдәният киңлегендәге даими диалог аша иҗади элемтәләрне ныгыта», - диде ул, иҗади марафонда катнашучыларны сәламләп.

Быел театр фестиваленә дөньяның 6 иленнән 24 театр килде. Фестиваль көннәрендә татар, рус, казах, эрзян, башкорт, фарсы, якут телләрендә спектакльләр күрсәтелде. Буаның өч мең баласы спектакльләрне бушлай карый алды.

Түгәрәк өстәл артында «Буа – диалог киңлеге»  III Халыкара фестиваленә йомгак ясадылар, театр җитәкчеләре, фестивальдә катнашучылар киләчәккә планнар турында фикер алышты.

                                                                                                                                                                                            

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International