Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальнең 15 еллыгына багышланган зур чара булды

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальнең 15 еллыгына багышланган зур чара булды, анда катнашучыларны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

"Татар җыры бәйрәменә бердәм булып җыелышып килдек", - дип башлады сүзен ул, һәм Республика җитәкчелеге исеменнән бар кешене тантана белән котлады, барлык оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Парламент башлыгы үз чыгышында Габдулла Тукайның сүзләрен искә төшерде. "Халык җырлары – халкымыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер”. Әйе. Җыр гомер буе кешенең юлдашы булып кала. Эче пошканда да кеше җырлап юана, сагынганда да, кайгысы булганда да җырлап күңелен юата. Халык җырлары белән бергә, танылган композиторларыбыз һәм шагыйрьләребез иҗат иткән үлемсез җырларыбыз күп. Алар барысы да – безнең иң бай, кадерле мирасыбыз", - диде ул. 

Фәрит Мөхәммәтшин, соңгы елларда татар эстрадасының дәрәҗәсе күтәрелде, дип белдерде. Республика җитәкчелеге ярдәмендә махсус чаралар оештырыла. Дәүләт Советының Милли мәсьәләләр комитетында да милли мәдәниятне, сәнгатьне үстерү һәрвакыт көн үзәгендә тора.

- Быел 15 еллыгын бәйрәм итүче Ваһапов фестивале  Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә зур уңыш белән бара. Талантлы яшь башкаручыларны бөтен дөньяга таныта. Ваһапов фестивале профессиональ җыр сәнгатен үстерүгә, халкыбызны берләштерүгә ярдәм итә. Татар сәнгатен баетуга, туган телебезне саклап калуга үз өлешен кертә, - диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

"Рифат Фәттахов талантлы, затлы җырчыларны эзләп таба һәм зур сәхнәгә чыгарып, таныта белә торган продюсер. Яшәсен татар җыры, моңы һәм туган телебез", - дип тәмамлады ул чыгышын.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның мәдәни үсешенә керткән хезмәте өчен Рәшит Ваһапов фестивале фонды коллективына Татарстан Президенты һәм Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International