Казанда «Минем Такташ» операсының премьерасы булачак

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

18 май көнне К. Тинчурин исемендәге театр сәхнәсендә Ильяс Камалның берактлы «Минем Такташ» операсының премьерасы була. Яңа әсәр «Sforzando» фонды тарфыннан яшь композиторлар, җырчылар һәм драматурглар өчен оештырылган «KazanOperaLab» белем бирү лабораториясе кысаларында иҗат ителгән.  Рүзәл Мөхәммәтшин либреттосына  опера сәхнә версиясендә күрсәтеләчәк (режиссер — Лилия Әхмәтова, сценограф-Лилия Мөхәммәтҗанова). Чара 17.00 сәгатьтә башлана.

Операның сюжеты күренекле татар шагыйре Һади Такташ (1901-1931) тормышының кайбер эпизодларына нигезләнә, ләкин шул ук вакытта әсәр биографик хикәяләрдән гыйбарәт түгел.  Либреттода хатлар, кулъязмалар, шагыйрьнең кайбер шигырьләреннән өзекләр, шулай ук, Такташ вакытсыз вафат булганнан соң, әнисе тарафыннан язылган шигырь  файдаланылган. Опера татар телендә башкарыла.

Спектакльдә төп партияләрне М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты, халыкара конкурслар лауреаты Артур Исламов (Һади); халыкара конкурслар лауреаты, М. И. Глинка исемендәге  XXVI Халыкара вокалистлар конкурсның II премия иясе Эльза Исламова (шагыйрьнең сөеклесе); Илгиз Мөхетдинов (Адюк) башкара. Спектакльдә шулай ук М. Таминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры артистлары һәм «Sforzando» фондының Яшьләр оркестры (дирижер — Ильяс Камал) катнаша.

***

"KazanOperaLab  — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән  Татарстан Республикасының  башкарма сәнгатен үстерү буенча «Sforzando»  (җитәкчесе-Данияр Соколов) Фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган яшь композиторлар, режиссерлар, рәссамнар һәм драматурглар өчен иҗат һәм белем бирү лабораториясе. Проектның максаты – Татарстанның яшь композиторларына  яңа опера әсәрләрен тудыруга этәргеч бирү, республиканың музыка-театр сәнгате өлкәсендә яңа профессионаллар (сәхнәләштерүчеләр) тәрбияләү.  

18 май көнне "Минем Такташ" спектакленә керү ирекле, әмма алдан теркәлү буенча! Теркәлү: https://fond-sforzando.timepad.ru/event/976840/

Массакүләм мәгълүмат чараларын аккредитацияләү - zhanna2801@yandex.ru (Жанна Мельникова, 89274128275).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International