Җиңү көненә багышланган хәйрия спектакльләре, концертлар, тематик күргәзмәләр һәм осталык дәресләре

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Бөек Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар мәдәният һәм сәнгать учреждениеләрендә атна башында ук старт алды.

Шулай итеп, 6 май көнне М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында  Татарстан Республикасының әйдәп баручы иҗат коллективлары катнашында бәйрәм концерты узды. Чарага 190нан артык Бөек Ватан сугышы ветераны чакырылган иде. Тантананы Татарстан Республикасы Президенты ачып җибәрде. Рөстәм Миңнеханов кунакларны бөек бәйрәм белән котлады һәм бакыйлыкка күчкән  Бөек Ватан сугышы ветераннарының туганнарына дәүләт бүләкләренә таныклыклар тапшырды.

Бу көнне Җиңү көненә багышланган бәйрәм концерты Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә дә булды.

Көндез  К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары  Казан һәм республика районнарыннан килгән Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен һәм сугыш чоры балаларын «Син бит минем бергенәм»    спектаклен карарга чакырды.  Режиссеры - РСФСРның атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова.

8 майда Казанда Бөек Ватан сугышында һәлак булган рәссамнар хөрмәтенә куелган Истәлек билгесенә  чәчәкләр салу чарасы узды. Анда Татарстан Рәссамнар берлеге вәкилләре һәм Дәүләт сынлы сәнгать музее хезмәткәрләре катнашты.

Бәйрәм көнне, 9 майда, Татарстан Республикасы Милли музеенда «Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында» дип исемләнгән күргәзмә эшләячәк.

Бөек Ватан сугышы фронтларында 700 мең татарстанлы көрәшкән. Шуларның 350 меңе, һәр икенчесе диярлек, һәлак булган. 200 дән артык якташыбыз күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. 50 кеше Дан орденының тулы кавалеры булган.

Фашизмны Җиңүгә  Татарстанның тыл хезмәтчәннәре  дә зур өлеш кертте. Сәнәгать предприятиеләре фронтка корал, сугыш кирәк-яраклары һәм кием-салым китереп торалар. Республикага 70тән артык предприятие эвакуацияләнгән, алар Татарстанда яңадан торгызылып, фронт һәм тыл өчен продукция чыгара башлаган. Республика илнең азык-төлек фондын тулыландыруда актив ярдәм иткән. Республикага эвакуацияләнгән күренекле галимнәр белән бергә эшләү республиканың һәм бөтен илнең фәнни потенциалын үстерүгә зур өлеш кертә.

Моннан тыш, 9 май көнне 12.00 сәгатьтә музейда "Үлемсез Коридор" фильмы күрсәтеләчәк. Картина Бөек Ватан сугышының реаль вакыйгаларына нигезләнгән, ә төп геройларның прототиплары - Ленинград оборонасында катнашучылар.

«Казан Кремле» музей-тыюлыгында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган чаралар сериясе каралган: «Бабама хат» акциясе (10.00-17.00, Татарстан дәүләтчелеге тарихы музее); «Безнең Җиңү» дип исемләнгән асфальтта  рәсем ясау конкурсы (11.00 - 13.00, Пушечный двор); Казан Кремле буенча «Җиңү йөзләре» квесты (11.00 – 17.00); Казан Кремле территориясендә фотозоналар эше (11.00 – 18.00); «Алтын Урда һәм Кара диңгез буйлары» күргәзмәсе (13.00, «Эрмитаж-Казан» үзәге); «Без тынычлык ясыйбыз!»  исемле асфальтта рәсем ясау конкурсы (13.00-15.00, Татарстан дәүләтчелеге тарихы музее); Җиңү бәйрәменең төп символларының берсе булган Георгий тасмасы белән открыткалар ясау буенча дәрес (14.00, Благовещение соборы тарихы музее), "Эрмитаж сугыш елларында" фильмын күрсәтү (15.00-17.00, «Эрмитаж-Казан» үзәгенең лекция залы); «Төтен һәм ялкын. Георгий тасмасы тарихыннан» (17.00, «Манеж» күргәзмәләр залы); Казанның сәнгать осталары катнашында «Җиңү язы» концерты (17.15, «Манеж» күргәзмәләр залы).

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында да күптөрле чаралар программасы әзерләнгән. Шулай итеп, 9 май көнне Хәтер музее кунаклары өчен «Бердәмлек белән ирешкән Бөек Җиңү» интерактив экскурсиясе оештырылачак. Шулай ук алабугалылар һәм шәһәр кунаклары «Нацизм  җинаятьләре. Кызыл Армиянең Европадагы азатлык миссиясе» дигән интерактив күргәзмәне күрә алачак. 11 майда биредә «Ветеран»  клубы утырышы узачак.

Интерактив остаханәләрдә һәм Декоратив-гамәли сәнгать музей-остаханәсендә 10 майга кадәр тематик мастер-класслар узачак (канзаши техникасында Георгий тасмалары, скрапбукинг техникасында открыткалар ясау, балчыктан эшләнмәләр).

В. М. Бехтерев исемендәге өяз  медицинасы  музеенда 15 май көнне «Бөек Җиңү көне» дип исемләнгән әдәби-музыкаль программа тәкъдим ителәчәк.

«Зөя утрау-шәһәрлеге» дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында мәктәп укучылары өчен белем бирү программасы әзерләгәннәр. Алар: «Хәтер юлы» музей  дәресләре, «Җиңү символлары» мастер-классы. Ә иртәгә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында Җиңү көненә багышланган мәдәни-патриотик акция узачак.

Биләр дәүләт тарихи-археология һәм табигый        музей-тыюлыгында май азагына кадәр Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган күргәзмәләр эшләячәк: «Балалар күзләре белән  сугыш»; « Бөек халыкның  Бөек сугышы»; «Һәрвакыт истә тоту - безнең бурыч» фотокүргәзмәсе.

9 майда Болгар шәһәренең үзәк мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары кысаларында «Алар Ватан өчен сугыштылар» дип исемләнгән күчмә күргәзмә оештырылачак. Экспозициядә ТР Спас муниципаль районында туып-үсеп 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучыларның документлары фотокопияләре урын алган.  Белешмә өчен, ТАССРның Куйбышев районыннан фронтка 10 меңнән артык кеше чакырылган, шуларның 5 меңнән артыгы Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган.

Качалов театрында (Кече сәхнә) Җиңү көнендә «Онытып булмый. Сугыш хатын-кызлары тавышы»  әсәре күрсәтелә.  Бу спектакль - сугышка хатын-кыз карашы, куркыныч елларны үз башыннан кичергән гүзәл затлар хатирәләреннән, шулай ук документаль материаллардан җыелган  хикәя. Сугыш башлану, озату, хатлар, блокада, оккупация, фронт, җиңү ...  Күп кенә кыска тарихлар сугышның гомуми картинасын яңадан торгыза, анда курку, югалтулар, нәфрәт һәм күз яшьләре белән мәрхәмәтлек, батырлык, мәхәббәт янәшә бара. Спектакльдә Булат Окуджава, Владимир Высоцкий, Ольга Берггольц, Юлия Друнина, Анна Ахматова, Юрий Визбор шигырьләре, В. Антипкин, Б. Окуджава музыкасы яңгырый.  Режиссеры - РФ һәм ТР халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, РФ Хөкүмәтенең  Ф. Волков исемендәге Премиясе лауреаты  Александр Славутский. Сәхнә композициясе һәм музыкаль бизәлеш – РФ һәм ТР халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Светлана Романова. Рәссам – Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык рәссамы, Г. Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Александр Патраков.

Казан яшь тамашачылар театры афишасында бүген (19.00) «На Земле безжалостно маленькой…» чарасы үткәрелә. Программага сугыш елларының җырлары һәм шигырьләре, Бөек Ватан сугышы белән бәйле истәлекләр кергән. Чарада ТРның халык артистлары Роман Ерыгин, Евгений Царьков, ТРның атказанган артистлары Арсений Курченков, Павел Густов, Алексей Зильбер, Дмитрий Язов, Гүзәл Шакирҗанова, артистлар Виталий Дмитриев, Эльвина Булатова һәм ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, театрның актерлык труппасы мөдире Любовь Лукина катнашачак.

Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театрында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл һәм хезмәт ветераннары өчен «Ә таңнар гүзәл тынлыкта иде» дигән хәйрия спектакле күрсәтелде... ("А зори монда тихие..."),  ә Буа дәүләт драма театры артистлары Җиңү көненә багышлап «И, Тальян» дигән шигъри концерт әзерләгәннәр.

Илебез тарихындагы мөһим датаны билгеләп үтүдән  мәдәният өлкәсендә белем бирү учреждениеләре студентлары да читтә калмады. Шулай итеп, Н. И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы укучылары бәйрәмгә Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган  күргәзмә әзерләгән, ә Чаллы сәнгать көллияте бәйрәм концерты оештырган. Шулай ук яшьләр «Георгий тасмасы», #КаждыйДеньГоржусьРоссией акцияләрендә катнаша.

Бу көннәрдә Казан театр училищесының уку расписаниесендә сугыш турында иншалар конкурсы, М. Шолоховның Дон хикәяләре  буенча музыкаль комедия, М. Рощинның  «Эшелон» пьесасы буенча драма әсәре, Җиңү көненә багышланган бәйрәм концерты, сугыш турында иншалар конкурсы һ. б. бар.

Китапханәләрдә дә Җиңү бәйрәме рухы  хөкем сөрә. Әйтик, Республика яшүсмерләр китапханәсендә укучылар өчен берьюлы берничә күргәзмә әзерләнде.

Моннан тыш, артистлар, музыкантлар, иҗат берлекләре вәкилләре 9 Майда узачак «Үлемсез полк» Бөтенроссия патриотик акциясендә катнашачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International