Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов театрларның Бөек Ватан сугышы елларында әһәмиятле роль уйнавын билгеләп үтте

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

Бөек Ватан сугышы елларында театрлар фашизмга каршы көрәштә әһәмиятле роль уйнаган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Җиңү» республика оештыру комитеты утырышында хәбәр итте.

«Бөек Ватан сугышы елларында ил театрлары фашизмга каршы көрәштә әһәмиятле роль уйнады. Театр артистлары басуларда, госпитальләрдә һәм архивларда чыгыш ясады. Алар сугышчылар рухын күтәреп, җиңүгә өмет уятып эшләделәр», - диде ТР Президенты.

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова үз чыгышында республикада беренче фронт концерт бригадаларының 1941 ел ахырында төзелүен хәбәр итте. Опера театры, филармония, җыр һәм бию ансамбле, Казан драма театрлары артистлары шигырь сөйләүчеләр, вокалистлар, биючеләр, баянчылар, инструменталистлар бригадаларын формалаштырып, илебез территориясендә урнашкан  госпитальләрдә, хәрби частьләрдә концертлар белән чыгыш ясадылар.

Аның сүзләренә караганда, сугыш елларында Татарстанда 18 иҗат бригадасы оештырылган, алар 11 фронтта 2000нән артык концерт биргән һәм 70тән артык спектакль күрсәткән. Әлеге бригадалар составында Казан театрларының танылган артистлары Хәлил Әбҗәлилов, Гөлсем Болгарская, Мөнирә Булатова, Фатыйма Ильская, Галия Кайбицкая, Мәрьям Рахманкулова, Фәйзулла Туишев, Хәдичә Нуриева, Гани Вәлиев, Фәйзи Биккенин, Фәйзи Йосыпов, Зәйтүнә Феткулова һәм башкалар булган.

«Бөек Ватан сугышы чорында Татар дәүләт академия театры филиалы, хәзерге К. Тинчурин исемендәге театр,   күләмле күчмә эшчәнлек алып бара –колхозларда һәм совхозларда күп чыгыш ясый, республикада танылган һәм ихтыяҗ зур булган театрга әйләнә. 1943 елның язгы чәчү чорында Буа районында гына да спектакльләр һәм концертларны  17 меңнән артык тамашачы караган. 1944 елның 20 апрелендә театр коллективына «Республиканың күчмә театры»  исеме бирелә», – дип билгеләп үтте Ирада Әюпова.

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә К. Тинчурин исемендәге театр музеенда  сугыш елларының уникаль документлары саклана: афишалар, спектакльләр һәм концертлар турындагы фикерләр, сугыш елларында эшчәнлек турында приказлар, гаризалар һәм башка документлар.

Министр Бөек Ватан сугышы елларында музейларның да эчтәлеге һәм эшчәнлеге үзгәрде, дип искәртте. Күп кенә экспозицияләр бетерелгән, фәнни-тикшеренү эшчәнлеге кимегән, массакүләм-сәяси эшчәнлек киң колач алган.

ТАССРның Үзәк музее штаты шактый кыскарган. Фронтка алдынгы белгечләр, шул исәптән директор - Григорий Борисович Вахламов киткән. 1941 елның июлендә музейда 64 хезмәткәрдән нибары 11 хезмәткәр калган.

Музей биналарының бер өлеше мәктәпкә бирелгән, анда госпиталь урнашкан, икенче өлешендә Казан сәнгать училищесы эшләгән. Музейның төп өлешен СССР Аэрофлот Идарәсе алган, билгеле булганча, объект сугыш чорында    Казанга эвакуацияләнгән.

Казанга Мәскәү һәм Ленинград архивлары һәм музей кыйммәтләре китерелгән: СССР Фәннәр Академиясенең Пушкин йортының кулъязма фондларыннан Г. Р. Державин, М. В. Ломоносов, А. С. Пушкин, М.Ю.Лермонтов, С. А. Есенин, В. В. Маяковский һәм башка күренекле прозаиклар һәм шагыйрьләрнең кулъязмалары. Сугыш елларында үз эшен дәвам иткән Казанның В. И. Ленин музей-йорты В. И. Ленинның  Үзәк музееның берничә предметын саклауга кабул итә.

Бу вакытта массакүләм сәяси-агарту эшенең төп формасы - күчмә күргәзмәләр оештыру. Экспозицияләр үзәк кинотеатрлар фойесында, госпитальләрдә, агитпунктларда, хәрби частьләрдә, шулай ук колхозларда һәм совхозларда җәелдерелгән. Казан һәм эвакуацияләнгән язучыларның, галимнәрнең чыгышлары оештырылган һәм лекцияләр үткәрелгән.

«Сугыш елларында Үзәк музей тарафыннан 30га якын күчмә күргәзмә оештырылган. Горький музее 1941-1945 елларда 15 күргәзмә оештырган, 62 колхозда булган, 156 лекция үткәргән һәм госпитальләрдә чыгыш ясаган», – дип хәбәр итте докладчы.

ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан язучылары һәм шагыйрьләренең эшчәнлегенә аерым тукталып үтте:  алар сугышчылар, сәяси хезмәткәрләр, газета хәбәрчеләре булган. 1942-1943 елларда татар язучыларының зур төркеме Татар фронт газеталары редакциясенә командировкага китә. Сугыш елларында милли телләрдә 64 фронт газетасы чыга, шуларның 16сы - татар телендә. Татарстан китап нәшрияты Татарстан язучыларының һәм шагыйрьләренең 220 китабын бастырган, гомуми тиражы - 1,5 млн данәдән артып киткән.

Татарстан композиторлары берләшмәсе дә Җиңүгә үз өлешен кертте. Бу чорда язылган 108 әсәрнең 72се хәрби-патриотик рухта булган.

Халкы белән беррәттән сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган күп кенә татар мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре Бөек Ватан сугышы кырларыннан әйләнеп кайтмаган. Республиканың 34 язучысы: Мөхәммәт Әблеев, Аитзак Аитов, Нур Баян, Мифтах Вадут, Хәмит Кавеев, Фатыйх Кәрим, Гадел Кутуй, Хәйретдин Муджай һәм башкалар үзләренең гомерен Ватан азатлыгы өчен корбан иткән. 1944  елның 25 августында Берлинның  Плётцензее төрмәсендә тарихка “җәлилчеләр” булып кереп калган «Идел-Урал» легионының яшерен татар төркемендәге 11 әгъзасы  җәзалап үтерелә. 1943 елның көзендә  яшь композитор, беренче татар балеты -  «Шүрәле» авторы Фәрит Яруллин батырларча һәлак була.

Ирада Әюпова үзенең чыгышын татар шагыйре Фатыйх Кәримнең «Ант»  шигыре белән тәмамлады. Сугышчан хезмәтләре өчен ул «Кызыл Йолдыз» ордены һәм медальләр, үлгәннән соң - I дәрәҗәдәге  Ватан сугышы ордены белән бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International