«Гаилә реликвиясе-2019» илкүләм премиясен оештыру комитеты гаризалар кабул итә башлый

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

«Гаилә нык -  Россия көчле» Бөтенроссия форумы кысаларында бирелә торган премияне гамәлгә куючылар һәм оештыручылар: хәрби хезмәт ветераннарына ярдәм итү буенча «Офицер клубы» төбәк иҗтимагый оешмасы  һәм Бөтенроссия коммерцияле булмаган оешмалар берлеге. Конкурсның максаты - гаилә институтын ныгыту, аның ролен яшьләрне әхлакый һәм патриотик тәрбияләүдә арттыру.

Премия беренче тапкыр узган елның 2 ноябрендә бирелгән иде. Аны Россия гражданнары, иҗат коллективлары һәм коммерцияле булмаган оешмалар алды. Россия Федерациясенең 15 субъекты 35 лауреат билгесе һәм дипломын алды.

Премия сигез номинация буенча бирелә, шул исәптән:

1. «Хәтерлибез. Горурланабыз. Саклыйбыз»  - укучылар, студентлар һәм яшьләрнең "Минем гаилә реликвиясе"  Бөтенроссия иҗат проектлары конкурсында җиңүчеләргә;

2. «Вакыт сагында торучылар» - гаиләдәге  рухи кыйммәтләрне, гореф-гадәтләрне саклаган, гаилә музейлары һәм экспозицияләре оештырган, балалар һәм яшьләрне тәрбияләү буенча актив иҗтимагый эш алып барганнары өчен гражданнарга һәм гаиләләргә;

3. «Гаилә мәдәниятен үстерүгә керткән өлеш өчен» - гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен популярлаштырган, гаилә институтын ныгыту буенча актив эш алып барган, күргәзмәләр оештырган  һәм башка чаралар уздырган өчен мәгариф һәм мәдәният учреждениеләренең иҗат коллективларына;

4. «Гаилә рухи кыйммәтләренә иҗтимагый ярдәм»  - традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру буенча актив эш алып барган, гаилә институтын ныгытуга өлеш керткән, аларның потенциалын яшь россиялеләрне тәрбияләүдә кулланган өчен коммерцияле булмаган оешмаларга, аларның җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә бирелә.

Премия турында нигезләмә, башка номинацияләр турында мәгълүмат, гариза формасы рәсми сайтта урнаштырылган: http://relikvija.ru/

Номинантларның гаризалары 31 июльгә кадәр түбәндәге адрес буенча җибәрелә: relikvija2014@yandex.ru.

Милли премия лауреатларын бүләкләү ноябрьдә Мәскәүдә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чара кысаларында булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International