Татарстан Республикасы Бөтенроссия Театраль марафон эстафетасын кабул итәчәк

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Татарстанга Театр елы символын  тапшыру чарасы 1 май көнне 17.00 сәгатьтә  К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә  узачак.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Марий-Эл Республикасының Мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре  буенча министр урынбасары Михаил Матвеев катнашачак.

Бөтенроссия Театраль марафон кысаларында К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә  М. Шкетан исемендәге  Мари милли драма театры гастрольләре узачак. Театр Казан тамашачысына 1 майда «Богатырь из теста» музыкаль әкиятен һәм «Ӱжында? Вызывали?» комедиясен, 2 майда  «Салика» комедиясен тәкъдим итәчәк.

Марафон Ижауда дәвам итәчәк, анда Чаллы дәүләт татар драма театры чыгыш ясаячак.

Бөтенроссия Театраль марафон - Театр елының иң зур вакыйгасы, анда Россиянең барлык 85 регионы да катнаша. Ул гыйнварда Владивостокта старт алды, ә ел азагында илнең иң көнбатыш өлешендә — Калининградта төгәлләнәчәк. Марафон театраль эстафета форматында уза: региональ театрлар чираттагы төбәккә гастрольләр белән килеп, аңа  Театр елы символын тапшыра. Спектакльләрдән тыш, һәр төбәктә театр тарихына багышланган  мобиль фотокүргәзмәләр оештырыла, ә әйдәп баручы актерлар һәм режиссерлар мастер-класслар һәм иҗади очрашулар уздыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International