Казан халыкара мөселман киносы фестивале халыкара кинофестивальләр белән хезмәттәшлек турында 7 килешү имзалады

2019 елның 26 апреле, җомга

XV Казан халыкара мөселман киносы фестивале дирекциясе Бангладеш, Непал, Сирия, Таҗикстан, шулай ук илебезнең Сочи, Дагыстан һәм Ростов шәһәрләреннән  кинофестивальләр белән хезмәттәшлек итү турында 7 килешү имзалады. Документларга кул кую Kazan Expo мәйданчыгында узучы «KazanSummit-2019» халыкара икътисадый саммиты кысаларында булды.

Фото-  и видеорепортаж

Казан кинофестивале дирекциясе белән беренче килешүгә «Дидор» Халыкара кинофестивале (Таҗикстан) директоры Сафар Хакдодов кул куйды. Ул Татарстан вәкилләре белән киләчәктә дә нәтиҗәле хезмәттәшлек итүгә өметен белдерде.

Кеше хокуклары буенча  Халыкара мөселман кинофестивале (Непал); Дакка Халыкара кинофестивале (Бангладеш); Балалар һәм яшьләр өчен кыска метражлы кино фестивале (Сирия); Дагыстан Халыкара кинофестивале, Сочи Халыкара кинофестивале һәм Мотивация киносы фестивале (Ростов) Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең  рәсми партнерлары  булды.

«Без дөньяның төрле почмакларыннан кеше хокукларына багышланган фильмнар кабул итәбез. Соңгы тапкыр 2 меңнән артык гариза бирелгән иде. Килешүгә кул куйганнан соң, Казан кинофестивале белән безнең хезмәттәшлек тагын да нәтиҗәлерәк булыр дип өметләнәбез», - дип билгеләп үтте Непалдагы Кеше хокуклары буенча кинофестиваль директоры Арун де Жоши.

Дакка кинофестивале директоры Әхмәт Мостафа Замал хәбәр иткәнчә, бу аның Казанга икенче тапкыр килүе һәм имзаланган килешү ике кинофестивальнең дә эшен яхшыртырга һәм  яңа авторлар ачарга мөмкинлек бирәчәк.

Мотивация киносы фестивале президенты Олег Тактаров, Ростовта фестиваль үткәрелә башлаганнан соң, шәһәрдә туристлар саны берничә тапкырга артты, дип билгеләп үтте. «Безнең кинофестиваль шулай ук спорт фестивале дә булып тора. Без бу тәҗрибәләрне бик кыйммәтле дип саныйбыз, алар белән уртаклашырга кирәк. Без Татарстан белән активрак хезмәттәшлек итәрбез, дип ышанам», - диде ул. Олег Тактаров Казанда  да мотивация киносы фестивален үткәрү тәкъдиме белән чыкты.

Килешүдә, аерым алганда, документ «Казан кинофестивале һәм аның партнерлары игълан иткән мәдәни һәм гуманитар өлкәләрдәге  диалог һәм хезмәттәшлек принципларын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән» дип билгеләп үтелә. Яклар фестивальләр һәм кино күрсәтү буенча уртак проектларны тормышка ашырып, төрле ил тамашачыларын мәдәни мирас, традицион кыйммәтләр һәм кинематографиянең заманча торышы белән таныштыру максатыннан үзара тәҗрибә алмашуларга йөз тотар, дип планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International