20 апрель – Россиядә Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне кайгырту көне

2019 елның 19 апреле, җомга

Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә багышлап, 2019 елның 20 апрелендә Бөтенроссия Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне кайгырту көне билгеләп үтелә.                                                        

Бу көнне бөтен  ил буенча  ирекле ярдәмчеләр катнашында массакүләм өмәләр оештырылып,  шул исемдәге Бөтенроссия акциясе үткәрелә.

ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә кертелгән «Казан Кремле» тарихи-архитектура комплексы, Болгар тарихи-археология комплексы, Зөя  утрау-шәһәрлегендәге Успение соборы һәм монастыре шулай ук акцияне уздыру мәйданчыклары итеп сайланган.

Волонтерлар һәм ирекле ярдәмчеләр, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләрен, шулай ук гади гражданнарны әлеге акциягә кушылырга чакырабыз!

#деньзаботыопамятниках  

#волонтерыкультуры

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International