20 апрельдә бөтен ил буенча, шул исәптән, Татарстан Республикасында да традицион «Китапханә төне» акциясе узачак

2019 елның 19 апреле, җомга

20 апрель көнне бөтен ил буенча ел саен үткәрелә торган «Китапханә төне» акциясе узачак. Анда традицион рәвештә Татарстан мәдәният учреждениеләре дә катнаша. Бу көнне китапханәләр һәм башка мәдәни учреждениеләр төнгә кадәр калып эшләячәк һәм кунакларга махсус программалар тәкъдим итәчәк: шигъри кичәләр, остаханәләр, китап ярминкәләре, язучылар белән очрашулар һәм башка бик күп чаралар.

2019 елда акция Театр елына багышлана һәм «Бөтен дөнья — театр» дип атала.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Китапханә төне»нә килүчеләргә иммерсив спектакль кебек заманча театраль күренештә  катнашу мөмкинлеге тудырыла, биредә тамашачы сюжетның эченә кереп күзәтә ала. Казандагы беренче  иммерсив спектакль булган «Анна Каренина» актерлары Лев Толстойның шул исемдәге романыннан өзекләр укып ирештерәчәк.

Зур уку залының әдәби кунакханәсендә «Поэзия-бөтендөнья державасы» программасы кысаларында инглиз, француз һәм немец телләрендә Шекспир, Байрон, Гете һәм башка бөек шагыйрьләрнең шигырьләре яңгыраячак.  Татар һәм туган якны өйрәнү әдәбияты бүлегендә «Хәзерге заман татар драматургиясе һәм театры» дигән темага түгәрәк өстәл оештырылачак. Кечкенә кунаклар “Театр сезоны” квестын үтә алачаклар.

Чараның тулы программасы китапханә сайтында: http://kitaphane.tatarstan.ru

Республиканың сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсенә (Серов ур., 3) килүчеләр өчен «Китапханәдә хаос - театраль версия» исемле инклюзив программа әзерләделәр.  20 апрельдә биредә тифлоаңлатмалар бирүче  «ТИФЛО МЕДИА» мобиль кушымтасы тәкъдир ителәчәк. «Талантлар көрәше» мәйданчыгында катнашучыларны театраль рольгә кастинг һәм театраль  югары уку йортына керү өчен  имтихан көтә. Күзләре күрмәүче кешеләр спектакльләрне ничек карый, театр күренешләрен сүзләр аркылы ничек сүрәтләргә? Һәркем үзен тифлокомментатор ролендә сынап карый алачак.  Шулай ук кунаклар игътибарына Резо Гигинеишвилиның Инна Чурикова һәм Игорь Верник катнашындагы  «Без комментариев» фильмы тәкъдим ителәчәк.

«Бу пьесада нокталар гына»  исемле театр типографиясенә килүчеләрне театр программалары һәм афишалар әзерләү буенча кызыклы экспериментлар көтә. Биредә китап күргәзмәләре, күрмәүче осталарның эшләреннән күргәзмә-ярминкәләр эшләячәк, теләүчеләр шулай ук махсус китапханә эше белән таныша, бердәм уку билетын рәсмиләштереп, үзенә ошаган китапны ала алачак.

«Китапханә төне»ндә «театралик» дигән акча берәмлеге гамәлдә булачак. Аларны һәркемгә кергәндә бирәчәкләр, чараларда актив катнашкан һәм викторинада дөрес җаваплар өчен  аларның санын арттырырга мөмкин  һәм соңыннан «театр буфеты»нда сыйланып булачак.

Программа азагында «Театр сезонын ябу» дигән оттырышсыз лотерея  уйнатылачак. 

Чаралар турында тулырак программа китапханәнең рәсми сайтында урнаштырылган: https://rsbsrt.ru/news/1115/

Республика яшүсмерләр китапханәсендә төп чаралар 14.00 сәгатьтә башлана һәм 22.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Программада: «Эшче һөнәрләр дөньясы» исемле иҗади эшләр күргәзмәсе, эко-остаханәне  тәкъдир итү, рәссам Михаил Краевның мастер – классы, «Иске пластинка» музыкаль киоскы, рус һәм инглиз телләрендә уен бүлмәсе (өстәл уеннары), «Классикадан рок-н-роллга кадәр» квесты, интеллектуаль уеннар, нәфис фильмнар күрсәтү, китапханә бүлекләре буйлап экскурсия, китапханәче һөнәре белән танышу һ.б. чаралар.

Чараларның тулы программасы китапханәнең рәсми сайтында урнаштырылган: www.rуltat.ru.

Республика балалар китапханәсендә акциягә багышланган чаралар инде бүген үк старт алды.  Нәниләр өчен «Театр - бөек тылсымчы» танып-белү сәгате үткәрелде, ә ТР Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Балигъ булмаган хокук бозучыларны вакытлыча тоту үзәгендә «Китап аша – мәрхәмәт һәм яктылыкка» дигән презентация белән мәрхәмәтлелек дәресе үткәрелде. Иртәгә төш вакытында  балаларны ТР Милли музеена әдәби сәяхәт көтә.

Чаралар турында тулырак мәгълүмат китапханә сайтында урнаштырылган: http://rdb.tatar/ru

Бөтенроссия акциясенә, китапханәләр генә түгел, музейлар, театрлар һәм башка мәдәният учреждениеләре дә кушылачак. Шулай итеп, 20 апрельгә Татарстан Республикасы Милли музеенда да махсус программа әзерләнгән.

Нәкъ көн уртасында биредә халык язучысы, балалар шигырьләре авторы, Г.Тукай исемендәге  Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, М.Җәлил исемендәге премия лауреаты Разил Вәлиев  белән очрашу булачак.

12.00 һәм 15.00 сәгатьтә кунакларны ТР Милли музее һәм аның филиаллары буйлап сәяхәт итәргә чакыралар.

Бу көнне Татарстан Республикасы Милли музеенда махсус акция эшләячәк: музейга китап алып килгән кеше  керү билетына 50% ташлама алачак. Барлык укучыларга керү бушлай!

Бөтенроссия акциясенә багышланган махсус проект Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында да әзерләнгән. Анда чаралар инде бүген кич белән башлана. Программада «Ладомир»  VIII Халыкара Хлебников шигърият фестивалендә катнашучы шагыйрьләр чыгыш ясаячак. Кунакларга яңа «Киноклуб» проектын тәкъдим итәчәкләр.

Моннан тыш, барлык катнашучылар да татар драматургы һәм режиссеры Таҗи Гыйззәткә багышлап  оештырылган  «Аларның исемнәре белән  Алабуга урамнары аталган» проекты кысаларында үткәрелгән   китап күргәзмәсе белән таныша алачак (1895-1955).

Акцияне  В. И. Качалов исемендәге Казан рус Зур драма театры артистлары да хуплады. 20 апрель көнне 18.00 сәгатьтә Үзәк китапханәдә (Вишневский ур., 10) Качалов театры актеры һәм Татарстанның халык артисты Илья Славутский белән иҗади очрашу узачак. Актер яраткан шигырьләрен укый, артист карьерасы, кинодагы рольләре турында сөйләячәк, кунакларның сорауларына җавап бирәчәк һәм үз тормышын театр белән бәйләргә җыенучыларга киңәшләр бирәчәк.

«Китапханә төне» Бөтенроссия акциясе кысаларында чаралар республиканың муниципаль китапханәләрендә дә планлаштырылган. Программа белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: 

 /file/File/УТВ. РАЙОНЫ.docx

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International