Изге бәйрәм Пейсах уңаеннан иң җылы һәм ихлас котлаулар кабул итегез. Пейсах – яһүд халкының иң борынгы һәм хөрмәтле бәйрәмнәреннән берсе, ул яһүдләр тарихындагы әһәмиятле бер чор – күп гасырлык коллыктан котылу, рухи-әхлакый кыйммәтләргә, азатлык, ирек һәм гаделлеккә нигезләнгән ун васыятьнең иңдерелү вакыйгаларын хәтердә яңарта.
Татарстан Республикасында милли бәйрәмнәрне бергәләп, үзара килешеп яшәүче халыклар белән бер гаилә булып билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде. Мәдәниятләребезнең үзенчәлеге һәм байлыгы - төрле милләт һәм конфессия вәкилләренә үзара аралашу һәм хезмәттәшлек өчен ныклы нигез.
Бүгенге көндә Татарстанның яһүд җәмәгатьчелеге рухи кыйммәтләрне, тынычлыкны, милләтара хөрмәтне саклауга, җәмгыятьтә толерантлык хисләрен тәрбияләүгә зур өлеш кертә, киңкырлы белем бирү, гуманитар һәм мәдәни эшчәнлек алып бара.
Сезгә нык сәламәтлек, гаиләләрдә бәхет һәм муллык, тынычлык һәм уңышлар телим. Пейсах бәйрәме шатлык һәм җылылык алып килсен.
Бәйрәм белән, кадерле дуслар!
Министр И.Х.Әюпова