2019 елның 15 апрелендә 10.00 сәгатьтә Казанның Яңа Татар зиратында бөек татар шагыйре каберенә чәчәкләр салу чарасы узачак

2019 елның 12 апреле, җомга

2019 елның 15 апрелендә 10.00 сәгатьтә Казанның Яңа Татар зиратында бөек татар шагыйре каберенә чәчәкләр салу чарасы узачак.

Анда Г.Тукайның талантын хөрмәт итүчеләр, республиканың иҗат берлекләре әгъзалары, төрле иҗтимагый һәм хөкүмәт оешмалары вәкилләре катнашачак.

Шул ук көнне Г. Тукай әдәби музеенда традицион Төп нөсхә көне узачак.

12.00 сәгатьтә музейга килүчеләрне шагыйрьнең мемориаль предметларына багышланган  экскурсиягә чакыралар.

13.00 сәгатьтә укучылар өчен «#Тукайквест» уены оештырылачак.

Шагыйрьне искә алу көне ел саен Г. Тукай шәхесе, аның, яңа татар әдәбияты, хәзерге заман татар теленә нигез салучыларның берсе буларак, хезмәтләре алдында баш ию һәм хөрмәтләү максатыннан үткәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International