Татарстан Республикасы һәм Алтай крае Мәдәният министрлары мәдәни алмашу мәсьәләләре турында фикер алышты

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында узган очрашуда Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Алтай крае мәдәният министры Елена Безрукова, Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмов һәм В. М. Шукшин исемендәге Алтай крае драма театры директоры Любовь Березина катнашты.

Ике төбәк мәдәният өлкәсендә, аеруча театр өлкәсендә,  күптән хезмәттәшлек итә. 2018 елның маенда Казанда Алтай дәүләт «Әкият» курчак театры гастрольләре узды, ә ноябрьдә «Әкият» Татар дәүләт курчак театры җавап визиты белән Барнаулда булды. Тагын ике театр (Казан яшь тамашачы театры, Әлмәт татар драма театры) 25-30 сентябрь көннәрендә Барнаулда узган Валерий Золотухин исемендәге Бөтенроссия театр фестивалендә катнашты.

Бу өлкәдә хезмәттәшлек дәвам итәчәк. Бүген иртән кунаклар В.И.Качалов исемендәге Зур драма театрында булдылар һәм очрашу барышында  үзләрендә коллективыбызны кабул итәргә теләк белдерделәр.

Шулай ук яклар күргәзмә эшчәнлеге турында да сөйләште. Аерым алганда, Барнаулда Татарстан коллекцияләрен күрсәтү мөмкинлеге турындагы  мәсьәлә каралды. Бүген Алтай крае вәкилләре заманча сәнгать галереясе һәм «Хәзинә» милли сәнгать галереясе экспозицияләре белән танышты.

Алтай коллегаларына тиздән булачак Казан халыкара мөселман киносы фестивале турында да сөйләделәр. Кунаклар китапханәләрнең бердәм мәгълүмат киңлеген үстерү һәм билет сату  системасын оештыру тәҗрибәсе белән кызыксынды.

 Форсаттан файдаланып, кунаклар Россия Федерациясе Дәүләт Советының «Мәдәният» юнәлеше буенча эшче төркеменең мәдәният өлкәсендәге эшчәнлекне методик тәэмин итү буенча төркем җитәкчесе буларак Ирада Әюповага күп кенә сораулар бирделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International