Ирада Әюпова: «Бу, чыннан да, дәрәҗәле чара, Халыкара бәйге биш елдан соң яңадан Казанда үткәрелә башлый»

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында  М. И. Глинка исемендәге 26нчы Халыкара вокалистлар конкурсына багышланган брифинг узды.

М. И. Глинка исемендәге 26нчы Халыкара вокалистлар конкурсы Татарстан башкаласында 11-19 апрель көннәрендә узачак. Әлеге вокалистлар бәйгесе  - 1960 елдан бирле үткәрелеп килүче Россиянең иң өлкән, иң күләмле һәм дәрәҗәле музыкаль конкурсларының берсе. Башта ул Бөтенсоюз статусында узган, 1991 елдан халыкара статуска ия булган. 2014 елга кадәр бәйге ике-өч елга бер тапкыр Россиянең төрле шәһәрләрендә һәм элеккеге СССРның союздаш республикалары башкалаларында үткәрелгән.

«Без бик борчылабыз. Бу, чыннан да, үзенчәлекле чара, Халыкара бәйге биш елдан соң яңадан  Казанда үткәрелә башлый. Соңгы тапкыр ул 2014 елда уздырылган иде. Биш еллык тәнәфес үзен сиздерә, бу бәйге кирәк», - дип билгеләп үтте ТР мәдәният министры Ирада Әюпова.

Конкурсның тантаналы ачылышы Казан Ратушасында узачак, барлык турлар һәм гала-концерт — С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узачак. Конкурста 19-32 яшьлек 233 вокалист чыгыш ясаячак. Алар арасында 38 чит ил вәкиле һәм Татарстаннан 33 катнашучы бар. Казан дәүләт консерваториясен 12 вокалист тәкъдим итәчәк.

Ачылу тантанасында дөнья һәм Россия опера сәхнәсе йолдызлары — Мария театры һәм М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты Альбина Шаһиморатова; СССРның халык артисты Ирина Богачева (Мария театры); Россиянең халык артисты Ольга Бородина (Мария театры); Оксана Волкова (Беларуссия); Мәскәүнең Е. В. Колобов исемендәге  «Новая Опера» театры солисты  Алексей Татаринцев; Мария театрыннан чакырылган солистлар Аскар Абдразаков һәм Ариунбаатар Ганбаатар чыгыш ясаячак.

Тантана Россиянең халык артисты Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфония оркестры катнашында узачак. Кичәнең алып баручысы -  Юлиан Макаров.

Конкурсның жюри җитәкчесе - Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Альбина Шаһиморатова.

«Жюри составында шулай ук СССРның халык артисты, СССР Дәүләт премиясе лауреаты, Санкт-Петербург консерваториясе профессоры Ирина Богачева; Россиянең халык артисты, Мария театры солисты Ольга Бородина; Россиянең халык артисты, Мария театры җырчылары Академиясе җитәкчесе Лариса Гергиева; Россиянең атказанган артисты Марина Мещерякова; Эстония консерваториясе ректоры, профессор Ивари Илья бар», — дип дәвам итте чыгышын ТР мәдәният министры.

Шулай ук жюри составына Мәскәү консерваториясе профессоры, Россиянең халык артисты Анатолий Лошак, Казан консерваториясе профессоры, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина, итальян операсы менеджеры Алессандро Ариози; Австриядәге Зальцбург фестиваленең кастинг-директоры Евамария Визер; Метрополитен-опера театрының  (АКШ) Lindemann яшьләр программасы җитәкчесе Софи Джойс кергән.

«Беренче премия лауреатлары 300әр мең сум алачак. Әлбәттә, бу дөньядагы иң яхшы конкурсларда түләнә торган премияләр белән чагыштырырлык түгел. Әмма Россия өчен бу премия сизелерлек дип саныйм», - дип билгеләп үтте Ирада Әюпова.

«Яшьләр бу конкурска премия өчен түгел, ә сәхнә тәҗрибәсе һәм аралашу өчен килә. Конкурс лауреатлары 21 апрельдә Санкт-Петербургта концерт бирәчәк. Мария театры залы белән килешү бар инде. Бу безнең конкурс өчен зур казаныш һәм аның югары дәрәҗәсе турында сөйли», — дип дәвам итте конкурсны оештыручы, Sforzando башкару сәнгатен үстерү фонды директоры Данияр Соколов.

Конкурсның жюри әгъзасы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина сүзләренчә, М. И. Глинка исемендәге  Халыкара вокалистлар конкурсын үткәреп,  Казан  тагын бер кат үзенең мәдәни башкала статусын раслый.

Конкурс өч турдан тора. М. И. Глинка исемендәге  Халыкара конкурста катнашучыларны тыңлау тәртибе жирәбә нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International