Татарстанда иң яхшы яшьләр проектларын сайлап алу башланды. Форум мәйданчыкларының берсе - «Мәдәният һәм сәнгать территориясе»

2019 елның 29 марты, җомга

«Безнең Татарстан» форумына заявкалар кабул итү  кампаниясе башланды. Экспертлар тугыз форум мәйданчыгы буенча финалда дәүләт ярдәме алачак идеяләр һәм проектларны сайлап алачак.

Агымдагы елның февраль аенда «Безнең Татарстан»  Республика яшьләр форумының яңа сезоны старт алды. Сигез еллык тарихы булган форум республикадагы  14-30 яшьлекләргә яңа проектларын тәкъдир итү өчен тагын бер мәйданчык булачак. Җиңүчеләр бөтенроссия яшьләр форумнарында катнаша алачак.

Форумның 9нчы сезонында оештыру комитеты яңартылган 9 мәйданчык тәкъдим итә:

  • Инновацияләр территориясе
  • Архитектура территориясе
  • Мәдәният һәм сәнгать территориясе
  • Эшмәкәрлек территориясе
  • Игелек территориясе
  • Ситуацион үзәкләрнең элементлар территориясе
  • Спорт территориясе
  • Кече ватан территориясе
  • Гражданлык җәмгыяте территориясе

Мәйданчыкларның остазлары - республиканың сәяси эшлеклеләре, Татарстанның эре компанияләре вәкилләре һәм мәдәният, сәнгать һәм спорт өлкәләрендә күренекле шәхесләр.

Форум Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла һәм 3 этаптан тора: заявкалар кабул итү кампаниясе, республика министрлыклары һәм ведомстволары базасында көндезге этап һәм иң яхшы проектларның финал күргәзмәсе. Форум тарихында барлыгы 8 143 проект тәкъдим ителгән,  шуларның 134е уңышлы тормышка ашырылган. Форум нәтиҗәсендә 64 проект федераль грант конкурсларында җиңү яулаган.

«Безнең Татарстан» форумы - ул үз проектың турында сөйләү генә түгел, ә аның турында экспертлар фикерен ишетү,  җитди экспертизасын алу өчен дә менә дигән мөмкинлек. Бу үз идеяләреңне үстерү өчен бик зур мәйданчык. Экспертлар ярдәмендә без идеяләребезне халыкара дәрәҗәдә үстерүне дәвам итә алдык», – дип фикерләре белән уртаклашты 2018 елның җиңүчесе Ксения Башлай.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International