«Кино вакыты» дирекциясе Мәскәүдәге CPS-2019 күргәзмәсендә Татарстанның уңышлы тәҗрибәсен тәкъдим итәчәк

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә Мәскәүдә кино һәм телевидение өчен җиһазлар, хезмәт күрсәтү һәм яңа технологияләр буенча 16нчы тапкыр CPS-2019 халыкара күргәзмәсе уза. Әлеге вакыйга кысаларында хәзерге вакытта  «Амедиа»  киностудиясе территориясендә 20 төбәк катнашында  «Россия төбәк киносы – яңа мөмкинлекләр һәм перспективалар» темасына түгәрәк өстәл башланып китте.  Анда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Кинопроектларга ярдәм итү һәм фестивальләр оештыру буенча «Кино вакыты»  Дирекциясе җитәкчесе Альбина Нәфыйгова доклад белән чыгыш ясый.

«Без чит илләрдә һәм Россиядә  төбәк киноларын тәкъдим иттек инде. Бу файдалы тәҗрибә һәм үсеш нокталарын билгеләү, коллегалар белән аралашу мөмкинлеге, – дип билгеләп үтте Альбина Нәфыйгова. – Быел безнең презентациядә җитештерү, прокатка чыгу һәм укыту буенча соңгы елдагы гомумиләштерелгән мәгълүматлар бар. Бу сезонда безнең төбәктә масштаблы декорация барлыкка килде, интерактив кино өчен платформа эшли башлады, локейшн-сервис эшләнә. Соңгы вакытта без инфраструктураны яңа дәрәҗәгә күтәрергә сәләтле алдынгы белгечләр таптык. Алар кинопроцесска керергә, аны бизнес-план, сату формуласы һәм инвестицияләр ягыннан җәлеп итүчәнлеген тәэмин итеп, яңа дәрәҗәдә гамәлгә ашырырга әзер. Бу бик шәп!»

Хөкүмәт советының 18 мартта узган ил кинематографиясен үстерүгә багышланган  утырышында әйтелгәнчә, Россия киноиндустриясен үстерү юнәлешләренең берсе - региональ кино һәм төбәкләрдә рибейтлар булдыру. Дискуссия тәмамланганнан соң,  барлык катнашучылар CPS күргәзмәсен карап,  үз төбәкләрендә кинобазалар булдыру һәм җиһазлау өчен тәкъдим ителгән җиһазлар сайлый алачак.

Оештыручылар: «Киноэкспертиза» ҖЧҖ, РФ Кинематографистлар берлегенең Яшьләр үзәге, Стратегик карарлар лабораториясе, CPS-2019 күргәзмәсе.

Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен:

kinoproject.kzn@yandex.ru

8 (919) 697-36-09 Альбина Нәфыйгова, җитәкчесе

8 (987) 235-88-55 Ирина Егоренко, матбугат секретаре

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International