Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Кино буенча сәнгать-эксперт советының чираттагы утырышы узды

2019 елның 23 марты, шимбә

Очрашу 2019 елда гамәлгә ашырылырга мөмкин булган өч кинопроект турында фикер алышу максатыннан үткәрелде. Советның уртак карары буенча иҗади төркемнәр әгъзалары кинопроектлар турында фикер алышуда катнаша һәм аларны Советка тәкъдим итә алалар.

Шулай итеп, чарада  режиссер Алексей Барыкинның «Точка невозврата»  кинопроекты һәм режиссер Сергей Киатровның «Сказки дедушки Танатара» музыкаль анимация-уен фильмы проекты тәкъдим ителде. Режиссер Марат Дәүләтовның «Санжар» проекты Совет әгъзалары тарафыннан иҗади төркем катнашыннан башка каралды.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча Совет әгъзалары «Точка невозврата» һәм «Сказки дедушки Танатара» кинопроектларын гамәлгә ашыруны максатка ярашлы дип карар кабул итте.

Совет составына керәләр:

  • Алексеева Елена Петровна - Казан дәүләт мәдәният институтының кинематография һәм телевидение факультетының кино сәнгате һәм анимация кафедрасы профессоры, Совет рәисе, тарих фәннәре кандидаты;
  • Нәфыйгова Альбина Хәкимҗан кызы - Кино проектларына ярдәм итү һәм фестивальләр оештыру буенча «Кино вакыты» коммерцияле булмаган автономияле оешма директоры, Совет рәисе урынбасары;
  • Айтуганова Миләүшә Ләбиб кызы - «Татаркино»  Татарстан Республикасы дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры;
  • Барыкин Алексей Александрович - Казан дәүләт мәдәният институтының кино сәнгате һәм анимация кафедрасы мөдире, режиссер, сценарист, продюсер;
  • Измайлов Бәхтияр Искәндәр улы - Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге  Тарих институты гыйльми секретаре;
  • Самойлова Наталия Алексеевна - «Юни Голд» балалар киностудиясенең сәнгать җитәкчесе;
  • Сафиуллина Рәисә Гариф кызы - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, Халыкара журналистлар федерациясе әгъзасы, Россия фоторәссамнар  берлеге әгъзасы;
  • Хәйбуллина Адилә Илгиз кызы - Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге Иҗат бүлегенең әйдәп баручы белгече, Казан театр училищесы укытучысы;
  • Ягъфаров Илдар Рәшит улы - Татарстан Республикасы «Россия Федерациясе кинематографистлар берлеге»  бөтенроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге рәисе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International