Бөтендөнья театр көне алдыннан Казанда «КИНО+ТЕАТР» проекты старт ала

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Бөтендөнья театр көне алдыннан, шулай ук Россиядәге Театр елы кысаларында, «Татаркино» күләмле «КИНО+ТЕАТР» проектын башлап җибәрә. Ул ел буена исәпләнгән һәм әлеге ике өлкәне берләштерүче чараларны үз эченә ала. Әлеге проект 26 мартта 18.30 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында башлана,  беренче тапкыр театральләштерелгән «Дело дьяка Висковатого» куелышы күрсәтеләчәк. Спектакль вакыйгалары зур киноэкранда тематик видеоряд белән бергә күрсәтелә.

«Дело дьяка Висковатого»  Россия тарихының фаҗигале һәм лаексыз онытылган шәхесләрнең берсе  булган Иван Висковат – Россиянең дипломатик хезмәтенең беренче җитәкчесе -  турында сөйли. Ул  - профессиональ Россия дипломатиясе нигезендә торган шәхес. Үзенең сәяси карьерасының иң югары  ноктасында ул  митрополит Макарий җитәкчелегендәге дәрәҗәле чиркәү даирәләре белән бәхәскә керә.

Спектакльне куюда актерлар Искәндәр Нуриҗанов, Иван Балашов, Резедә Һадиуллина; куючы режиссер Вероника Чепегина, текст авторы  Степан Лапшин катнаша. Спектакль «Угол» иҗат лабораториясе тарафыннан гамәлгә ашырыла. «Дело дьяка Висковатого» куелышы Бөек православие посты көннәренә туры китерелгән.

«Татаркино» мондый чараларны ай саен үткәрергә планлаштыра. «КИНО+ТЕАТР» проектының өстенлекле юнәлешләре - оригиналь куелышларны зур экран ярдәмендә күрсәтү, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, аерым алганда, театр актерлары, режиссерлар белән иҗади очрашулар оештыру һәм башкалар.

Журналистларны чарага аккредитацияләү pr@tatarkino.ru электрон почтасы яки 89372981220 телефоны буенча  уздырыла (Регина Шиһабетдинова)

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International