«Мир» кинотеатрында Казахстан киносы көннәре

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

Нәүрүз бәйрәменә багышланган чара кысаларында тамашачыларга Казахстан кинематографының соңгы еллардагы иң яхшы үрнәкләре тәкъдим ителәчәк. Кино көннәрен ачу тантанасында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Казахстанның Казандагы Генераль консулы Еркин Тукумов катнашты.

«Казандагы  Казахстан киносы көннәре программасы тамашачыларны безнең мәдәнияткә якынайтачак – анда тарихи кинотасмалар  күп, - дип ассызыклады Еркин Тукумов. – Мондый чаралар татарстанлыларны Казахстан кинематографы белән таныштырып кына  калмый, безнең илләрнең мәдәният өлкәсендәге мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен яхшы этәргеч тә булып тора».

«Без булган байлыгыбызны тәкъдим итә белергә кирәк булган заманда яшибез, - дип билгеләп үтте Ирада Әюпова. – Казахстан яхшы үрнәк күрсәтә. Мондый чараларны оештыру һәм тәкъдир итү культурасы сокландыра. «Татаркино» милли кино көннәрен оештыруда һәм үткәрүдә зур роль уйный. Казахстанда оештырылачак Татарстан киносы көннәре дә тамашачыларны шулай ук сөендерер дип өметләнәм».

Казахстан киносы көннәре Россия режиссеры Сергей Снежкин тарафыннан  «Казахфильм» киностудиясендә төшерелгән «Так сложились звезды» нәфис фильмын күрсәтү белән ачылды. Төп рольне башкаручы, Казахстанның атказанган эшлеклесе актер Берик Айтжанов Казан тамашачысына картинаны шәхсән үзе тәкъдим итте.

"Мир" кинотеатрында Казахстан киносы көннәре кысаларында шулай ук «Казахфильм» киностудиясендә төшерелгән түбәндәге картиналар күрсәтелә: Рөстәм Абдрашовның «Казахское ханство. Алмазный меч» фильмы, режиссер Джефф Веспаның «Амре» кинокартинасы, режиссер Сабит Курманбековның «Оралман» фильмы,  режиссер Болат Калымбетовның «Талан» фильмы.  

Казахстан киносы көннәре 18 мартта режиссер Акан Сатаевның «Дорога к матери» нәфис  фильмын күрсәтү белән тәмамлана.

Чара Казахстанның мәдәният һәм спорт министрлыгы һәм Шакен  Айманов исемендәге «Казахфильм» киностудиясе ярдәмендә «Татаркино» дәүләт оешмасы тарафыннан оештырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International