Казанда «Бөек дала: тарих һәм мәдәният» күргәзмәсе

2019 елның 15 марты, җомга

Бүген кич «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында "Бөек дала: тарих һәм мәдәният" күргәзмәсе ачылды. Казан халкы һәм башкала кунакларына әлеге күргәзмә «Алтын кешенең дөнья музейлары буенча сәяхәте» халыкара проекты кысаларында тәкъдир ителде.         

Күргәзмә ачылышына кадәр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында әлеге вакыйгага багышланган матбугат конференциясе булды. Анда Татарстан Республикасы мәдәният министры Әюпова Ирада Хафизҗан кызы; Казахстанның Казандагы Генераль консулы Тукумов Еркин Валитхан улы; «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Вәлиева Зилә Рәхимҗан кызы; «Берель» Дәүләт тарихи-мәдәни музей-тыюлыгының баш фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы, профессор Самашев Зәйнулла Самашевич, Казахстан Республикасы Милли архивы һәм Кулъязмалар һәм сирәк китаплар үзәге каршындагы «Архив-2025» Фәнни - методик үзәге җитәкчесе, сәяси фәннәр кандидаты Абдыгалиула Берик Бакытович; Казахстан Республикасы Милли музее директоры вазыйфаларын башкаручы Нуразхан Алмаз Шакенович катнашты.

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова үз чыгышында билгеләп үткәнчә,  Татарстан белән Казахстан арасында даими рәвештә мәдәни алмашу алып барыла. «Без милли мәдәниятне саклап калу мөһимлеге турында күп сөйли алабыз. Әмма мәдәниятләрнең үзара бәйләнеше, мәдәниятләр алмашу, халыкара киңлеккә интеграцияләү генә аларны тиешенчә саклап калырга мөмкинлек бирәчәк», - дип ассызыклады спикер.

Күргәзмәнең максаты - чит ил тамашачысын Казахстанның бай тарихи-мәдәни мирасы белән таныштыру. Экспозициядә Казахстан Республикасы символы булган "Алтын кеше" тәкъдим ителде.

1960 еллар ахырында - 1970 еллар башында Алма-Ата тирәсендә әһәмиятле археологик ачыш була: танылган археолог Кемаль Акишев тарафыннан тикшерелгән Иссык курганында соңрак Казахстан символына әверелгән «Алтын кеше» сөякләре табылган. Кыйммәтле табылдык "Казах Тутанхамоны", гасыр ачышы дип таныла. Борынгы дала хакиме таҗыннан алтын бизәнү әйберләре - канатлы атлар, Казахстан Республикасы  гербының бер өлешенә әйләнгән, ә Алтын кеше скульптурасы Алма-Атада Бәйсезлек мәйданында урнаштырылган.   

Ярты гасырга якын вакыт узгач, Казахстан Республикасы Милли музее «Алтын кешенең дөнья музейлары буенча сәяхәте» дигән халыкара турне игълан итә. Күргәзмә инде Беларусь, Әзербайҗан, Кытай, Польша һәм Көньяк Корея музейларында, шулай ук Мәскәүнең Бөтенроссия декоратив – гамәли һәм халык сәнгате музеенда уңышлы оештырылган.

«Казан Кремле» Дәүләт музей-тыюлыгында күргәзмәдә Алтын кешенең реконструкциясен күрергә мөмкин. Анда Казахстан Республикасы Милли музее фондларыннан 127 декоратив-гамәли сәнгать әйберләре тәкъдим ителгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International