Ирада Әюпова: "Мәдәният – кешеләрдән шәхес ясый"

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Казан дәүләт мәдәният институты студентлары белән очрашты. Чара учреждение оешуга 50 ел тулуны бәйрәм итү алдыннан оештырылды. Министрны мәдәният университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы Роза Әхмәдиева һәм укытучылар озатып йөрде. Очрашуда булачак чыгарылыш укучыларын эшкә урнаштыру, мәдәният өлкәсендәге инновацияләр һәм мәдәни продуктка ихтыяҗны үстерү темалары күтәрелде.

Визит барышында Ирада Әюпова хореография, вокал, оркестр, туку эше, актерлык осталыгы, фотокомпозицияләр, анимация һәм тавыш режиссурасы, шулай ук китапханә классларында булды. Министр студентларның уку-укыту процессыннан канәгать булуы, аларның республика мәдәниятен үстерү өлкәсендәге проблемаларны аңлау дәрәҗәләре белән кызыксынды.

Ирада Әюпова укучыларның игътибарын профессиональ яктан үсү өчен  әһәмиятле  компетенцияләр, бүгенге шартларда мәдәни продукт булдыру һәм таныту  нечкәлекләренә юнәлдерде. Ирада Әюпова сүзләренә караганда, кешеләргә мәдәнияткә  ихтыяҗны кире кайтару өчен инновацияле алымнар кулланырга кирәк. 

“Мәдәни һәм сыйфатлы продукт җитәрлек, әмма без аны дөрес итеп таныта алмыйбыз, безнең турында бик аз беләләр”, - дип аңлатты Ирада Әюпова.

Очрашуда югары уку йортының Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру һәм стажировка уздыру буенча хезмәттәшлек  итү  мәсьәләләре каралды. Министр җәйге чорда институтның иҗат коллективлары чыгышларын шәһәр мәйданчыкларында оештыру буенча ярдәм күрсәтергә тәкъдим итте.

Югары уку йортының рус һәм татар фольклор коллективлары белән аралашу нәтиҗәсендә, министр коллектив җитәкчеләрен һәм катнашучыларны якын арада Мәдәният министрлыгы мәйданчыгында булачак «Каравон» һәм «Сабантуй» халык бәйрәмнәрен үстерү концепциясе буенча  фикер алышуда катнашырга чакырды.

Министр сүзләренә караганда, мәдәният өлкәсендә шактый  күп проблема җыелган. Иҗади кешене һөнәри яктан үстерү, таныту мәсьәләсе дә эчтәлекле хәл ителеш таләп итә. Икенче проблема мәдәниятнең кеше тормышындагы урыны  белән бәйле.

«Җәмгыятьтә мәдәниятнең нәрсә икәнен аңлау мөһим. Мәдәният - ул халыкка хезмәт күрсәтү түгел, мәдәният безне шәхес буларак үстерә, халык, милләт итеп саклый», - дип йомгаклады сүзен Ирада Әюпова.

Министр бүгенге очрашу  нәтиҗәсендә конкрет чаралар күреләчәк, дигән өметен белдерде һәм якын арада берничә мәсьәлә буенча фикер алышу өчен вуз җитәкчелеге белән очрашырга вәгъдә итте.

Фото: https://yadi.sk/d/7hb6T05rCMxY1A

Видео: https://drive.google.com/open?id=1r43j394VNCadeHniS06CMJa55SD5JDCP

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International