Казан циркының яңа директоры исеме билгеле булды

2019 елның 12 марты, сишәмбе

Конкурс нәтиҗәләре буенча Казан циркының яңа директоры Рамил Шәрифуллин булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән оештырылган эшлекле аш барышында хәбәр итте.

"Минемчә, әгәр циркның яңа директоры конкурс барышында яңгыраган идея һәм фикерләрне ишетеп, дөрес аңласа,  безнең цирк мәйданчыгы көндәшлеккә сәләтле булачак", - дип билгеләп үтте ул һәм циркның үз труппасын булдыру, Казан циркы өчен прокат мәйданчыгы концепциясеннән китү мөһимлеген ассызыклады.

Татарстан Республикасы мәдәният министры сүзләренә караганда, конкурсның икенче фавориты  -Сергей Нестеров,  үзенең  труппасын  оештыру мәсьәләләре барлыкка килү сәбәпле, конкурста катнашудан баш тарткан.

Исегезгә төшерәбез, «Казан дәүләт циркы» Татарстан Республикасы дәүләт автономияле мәдәният учреждениесе директоры вазыйфасына кандидатларны сайлап алу конкурсы 2019 елның 11-28 февралендә ике этапта уздырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International