Иҗади яшьләр «Мәдәни минимум» Бөтенроссия акциясендә катнашырга чакыра

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

25-29 март көннәрендә илнең барлык төбәкләрендә Халыкара театр көне уңаеннан «Мәдәни минимум» Бөтенроссия акциясе узачак.

«Мәдәни минимум» кысаларында актив иҗади яшьләр дусларын, танышларын һәм туганнарын үз шәһәрләрендәге театр мәйданчыкларына чакырачак, анда махсус чаралар программасы әзерләнәчәк.

Татарстанда бу көннәрдә актерлык осталыгы буенча мастер-класслар үткәрү, сәхнә артына сәяхәт итү, мәдәният эшлеклеләре белән иҗади очрашулар һәм башка чаралар планлаштырыла. 

Акцияне театрлар оештыра, бу чараларда бушлай катнашырга мөмкинлек бирә. Татарстанда акция үткәрү урыннары турында тулырак «ВКонтакте»  (vk.com/kulmintat) һәм  Instagram@kulmintat рәсми төркемнәрендә белергә мөмкин, мәгълүмат шулай ук «Таврида» форумының «ВКонтакте» рәсми төркемендә (vk.com/tavridaforum) дә бар.

Исегезгә төшерәбез, мондый беренче акция 2018 елда узган иде, бу вакытта 50 меңнән артык кеше сәнгать күргәзмәләре, концертлар һәм кинолар белән танышты. Чарага илебезнең 67 субъектындагы 3000нән артык мәдәни мәйданчык җәлеп ителде.

Чара Россия Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Таврида» Бөтенроссия яшьләр мәгариф форумында катнашучылар ярдәме белән Россия мәдәният үзәге тарафыннан оештырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International