«Мәскәү язы А CAPPELLA» халыкара конкурсына гаризалар кабул ителә башлады

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

1-12 май көннәрендә Мәскәүдә «Мәскәү сезоннары» шәһәр урам чаралары циклы кысаларында «Мәскәү язы А Cappella» Ачык халыкара музыкаль конкурсы узачак.

Бәйгене гамәлгә куючы - Мәскәү Хөкүмәте, оештыручы - Мәскәү шәһәренең Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү департаменты.

Бәйгедә катнашырга өч категориядәге иҗат коллективлары (кече вокал төркемнәре, урта вокал төркемнәре - 5 кешедән башлап, зур вокал төркемнәре - 10 кешедән башлап) чакырыла. Конкурс программасында джаз, соул, рок, поп, блюз, госпел (рухи христиан музыкасы жанры), этно - фолк, оригиналь башкаруда халык җырлары, ХХ гасырның Россия һәм чит ил композиторларының популяр җырлары, аранжировка ясалган классик инструменталь әсәрләр тәкъдим ителергә мөмкин.

Иҗади ярышның беренче этабы читтән торып, коллективларның видеоязмалары буенча узачак. Конкурсантларны теркәү һәм материалларны кабул итү 2019 елның 1 апрелендә Мәскәү вакыты белән 18 сәгать 00 минутта тәмамланачак. Сайлап алу этабында җиңүчеләр 2019 елның 1 маеннан 12 маена кадәр Мәскәүдә узачак төп турга җибәреләчәк. Аларның чыгышлары Россия башкаласы үзәк урамнарының ачык мәйданчыкларында, скверларда, административ биналарның балконнарында оештырылачак.

Фестиваль кагыйдәләре буенча, гран-при иясе, тамашачы тавыш бирү нәтиҗәләрен исәпкә алынып, профессиональ жюри карары белән сайлап алына.

Конкурсның гомуми приз фонды - 17 000 000 сум. Иң зур приз - 6 200 000 сум.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат, катнашу шартлары һәм иҗат коллективларыннан гариза үрнәкләре фестивальнең рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча урнаштырылган: www.acappella.moscow. Электрон почта: Инфо acappella.@moscow. Тәүлек буе эшләүче контакт-үзәк телефоннары: 8 (495)739-12-12, 8 (929)788-58-56.

 2018 елда «Мәскәү язы А СарреПа»  акапелла җырлауның халыкара конкурсы Россия һәм чит илләрдә башкаручылар һәм вокал коллективлар арасында зур кызыксыну уятты. Конкурс программасында 15 илдән (АКШ, Германия, Италия, Франция, Англия, Кытай, Казахстан, Израиль, Һиндстан, Латвия, Корея, Венгрия, Португалия, Грузия, Украина) 34 коллектив һәм Россиянең 40 төбәгеннән 150  коллектив һәм аерым башкаручы чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International