Казанда Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

15 февраль көнне үлемсез  батырлык һәм Ватанга тугърылык үрнәге булган герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 113 ел тула.

Казанда истәлекле чаралар герой-шагыйрь  һәйкәленә чәчәкләр салудан башлана (1 Май мәйданы).

12.30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда шагыйрь тарафыннан әсирлектә язылган “Моабит дәфтәрләре”н халык алдына чыгару тантанасы узачак. Дәфтәрләр музейның иң кыйммәтле экспонатларыннан берсе булып санала. Әлеге тарихи мирасны күрү мөмкинлеге елга бер тапкыр 15 февральдә генә бирелә. Быел “Моабит дәфтәрләре”н алып чыгу хокукы Тинчурин театрының әйдәп баручы актерына, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, “Тантана” республика театраль премиясе лауреаты Артем Пискуновка бирелде.

Шул ук көнне “Җәлил укулары” I Халыкара нәфис сүз осталары бәйгесе җиңүчеләре башкаруында Муса Җәлил шигырьләре яңгыраячак.

Герой-шагыйрь истәлегенә битараф булмаган барлык кешеләр әлеге чарага чакырыла. Керү ирекле.

“Татар – информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән  “Милли музейда төп нөсхә көне турындагы” матбугат конференциясе язмасы: https://www.tatar-inform.ru/video/10248/

Программа:

12.00 – Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу (1 Май мәйданы)

12.40 – Шагыйрь шигырьләрен уку буенча үткәрелгән «#Җәлил2019» интернет-конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү (оештыручылар - Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәме белән Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе)

13.00 – Муса Җәлилнең Моабит дәфтәрләрен чыгару

13.10 – Бер минут тынлык

13.15 – «Җәлил укулары»  I Халыкара шигырь укучылар конкурсында катнашучыларның чыгышлары.

Көн дәвамында барлык экспозицияләр һәм күргәзмәләр, «Татарстан – безнең уртак йортыбыз» балалар мәйданчыгы эшләячәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International