Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы Казан циркы директоры вазыйфасына конкурс игълан итә

11 февраль 2019 ел., дүшәмбе

Республикасы Мәдәният министрлыгы «Казан дәүләт циркы» Татарстан Республикасы дәүләт автономияле  мәдәният учреждениесе (алга таба – Учреждение)  директоры вазыйфасына кандидатларны сайлап алу буенча 2019 елның 11-28 февраль көннәрендә  конкурс үткәрү турында хәбәр итә.

Учреждениенең урнашу урыны: Казан шәһәре, Меңьеллык мәйданы, 2.

Конкурс 2 этапта үткәрелә:

беренче этап (читтән торып) – кандидатларның  куелган таләпләргә туры килү-килмәвен ачыклау, тәкъдим ителгән документларның тулылыгын, төгәллеген һәм дөреслеген бәяләү;

икенче этап (турыдан – туры) – кандидатларның  учреждениене үстерү турындагы фикерләренә бәя бирү,  әңгәмә үткәрү, кандидатның һөнәри һәм шәхси  сыйфатларын исәпкә алу;

Кандидатларга куелган таләпләр:

Югары һөнәри белем (икътисадый, юридик, мәдәни  һәм сәнгать, педагогика, техник белем) һәм җитәкче вазыйфасында 5 елдан да ким булмаган эш стажы.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2019 елның 11 февраленнән 21 февраленә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 йорт, 420060

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының хокукый һәм кадрлар эше бүлеге, 108 кабинет, көн саен 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә, 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (ял һәм бәйрәм көннәреннән кала).

Белешмәләр өчен телефон: 8(843) 264 74 30

Конкурста катнашу өчен түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:

• конкурста катнашу турында билгеләнгән форма буенча гариза;

• билгеләнгән форма буенча анкета;

• паспорт күчермәсе;

• тиешенчә расланган хезмәт кенәгәсе  күчермәсе;

• профессиональ белем, өстәмә һөнәри белем, гыйльми дәрәҗә, гыйльми исем турында  диплом күчермәсе;

• 3x4 см  фотография (2 данә);

• учреждение эшчәнлеген үстерү буенча тәкъдимнәр (ябык конвертта).

Паспорт яки шәхесне раслаучы башка документ, белем алу турындагы документларның оригиналлары конкурсның беренче этабы башланганчы  кандидат тарафыннан шәхсән Министрлыкның конкурс комиссиясенә тапшырыла.

Учреждение эшчәнлеген үстерү буенча тәкъдимнәр бизнес-план, үсеш концепциясе, башка документ буларак ирекле рәвештә язылып, ябык  конвертта тапшырыла.

Кандидат Министрлыкның конкурс комиссиясенә Россия Федерациясе субъектларының дәүләт органнарында, Россия Федерациясе субъектларының җирле үзидарә органнарында, кандидат эшләмәгән оешмаларны да кертеп, җитәкче вазыйфаларын башкаручылардан  язма тәкъдимнәр тапшыра ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования