Камал театры Азиянең иң зур халыкара фестивальләренең берсендә катнаша

2019 елның 8 феврале, җомга

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Азиянең иң зур фестивальләренең берсе - XX Bharat Rang Mahotsav фестивалендә катнаша. Камал театрының үз тарихында беренче мәртәбә Һиндстанга баруы. Кичә С.Гаффарова пьесасы буенча Ф.Бикчәнтәев сәхнәләштергән "Килмешәк" спектакле Дәһли шәһәрендә тәкъдим ителде. Ә иртәгә спектакль Варанаси шәһәрендә уйналачак. Фестивальдә Һиндстан, Россия, Румыния, Сингапур, Чехия, Италия, Бангладеш, Польша, Непал, Шри-Ланка һәм башка илләр катнаша.

"6 февральдә Дәһли шәһәрендә без 600 тамашачы сыешлы тулы залда беренче спектакльне уйнадык. Тамашачылар безне бик җылы кабул итте. Тәрҗемә белән кыенлыклар булуга карамастан, алар, артистларның уенын бәяләп, алкышларга күмде», - ди театр директоры Илфир Якупов.

Фестиваль турында:

«Bharat Rang Mahotsav» яки «Милли Театр Фестивале» беренче мәртәбә 1999 елда оештырыла. Шуннан башлап әлеге фестиваль Һиндстанда ел саен үткәрелеп килә, елдан-ел киңәя, төрләнә. 2009 елны, фестивальнең 10 еллык юбилеенда 63 спектакль күрсәтелә - шуларның 51-е һинд режиссерлары һәм артистлары тарафыннан куелган була, ә калган 12-се чит илләрдән. Тамашалар бер-бер артлы 12 көн дәвамында бара. Бүгенге көндә «Bharat Rang Mahotsav» Азиянең иң зур фестивальләренең берсе булып санала.

Фестивальне Милли Драма Мәктәбе оештыра. Ул Һиндстанда театраль белем бирүдә әйдәп баручы югары уку йортларының берсе. 2005 елда аңа университет статусы бирелә. Тик 2011 елны, әлеге югары уку йортын университет программасына туры килми дип табалар һәм институт итеп кенә калдыралар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International