Владимир Мединский Татарстанны Россиянең иң заманча төбәкләренең берсе дип атады

2019 елның 1 феврале, җомга

Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Мәдәният министры Владимир Мединский, Россия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре буенча Комиссиясенең  Җаваплы секретаре, Россия Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләре буенча илчесе Григорий Орджоникидзе һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узды.

Утырыш барышында ведомствоның 2018 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм республиканың федераль программаларда катнашуына бәйле  мәсьәләләр, «Мәдәният» илкүләм  проекты һәм республикада бу өлкәне үстерү стратегиясе турында фикер алыштылар.

Владимир Мединский Татарстанны Россиянең иң заманча төбәкләренең берсе дип атады. “Республика инновацияләрне, икътисад үсешен һәм мәдәнияткә, аның традицияләренә сакчыл мөнәсәбәтне уңышлы  берләштерү үрнәген күрсәтә”, - дип ассызыклады Россия Мәдәният министрлыгы җитәкчесе.

 Владимир Мединский авыл мәдәният йортларын төзү, төзекләндерү, җиһазлар белән тәэмин итү өлкәсендә гамәлгә ашырылучы  федераль программа турында сөйләде. «Без федераль программа булдырдык. Авыл мәдәният йортларын төзүгә ярдәм итү өчен 4,6 млрд. сум акча каралган.  Әлбәттә, беренче чиратта вәзгыять аеруча  катлаулы  булган төбәкләргә ярдәм кулы сузабыз. Әмма бу программаны булдыру фикере 2012 ел ахырында, монда, Татарстанда, барлыкка килде. Бөтен ил моның өчен сезгә бик рәхмәтле булырга тиеш дип уйлыйм», - диде Владимир Мединский.

 "2012 ел ахырында, мин Татарстанга беренче тапкыр килгәч, Рөстәм Нургалиевич мине авылга алып кайтып, яңа гына төзелгән кечкенә генә мәдәният йортын күрсәтте. Бер яктан — мәдәният йорты, икенче яктан — фельдшер-акушерлык пункты. Уңайлы, җайлы һәм арзан», — дип билгеләп үтте федераль ведомство башлыгы.

 «Мәдәният» илкүләм проекты турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова проектның асылын һәм тулаем мәдәният миссиясен билгеләде.

 “Безнең аңлауда «Мәдәният» проектының максаты - милли үзенчәлекне саклау өчен шартлар тудыру, шул ук вакытта аның барлык аспектларын һәм мөмкинлекләрен  берләштереп куллану, — диде Татарстан Республикасы мәдәният министры. – Иң мөһиме -  мәдәниятнең, җәмгыять үсешенең төп институтларының берсе буларак, ролен һәм миссиясен билгеләү. Алга китеш барыннан да элек инфраструктурада түгел, ә иҗтимагый аңда булырга тиеш”.

«Шул ук вакытта төбәк дәрәҗәсендәге илкүләм проект — мәдәниятнең тулы һәм нәтиҗәле экосистемасын төзү өчен чаралар җыелмасы.  Әмма бу инструментарийларны һәр регион үз күзаллауларын формалаштырган, тармак үсешенең озак вакытка  өстенлекләрен билгеләгән очракта гына нәтиҗәле кулланырга мөмкин»,— дип ассызыклады Ирада Әюпова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International