Иртәгә Казанда Ф. И. Шаляпин исемендәге XXXVII Халыкара опера фестивале башлана

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

         2019 елның 1 февраленнән 23 февраленә кадәр М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә. Ф. И. Шаляпин  исемендәге XXXVII Халыкара опера фестивале узачак. Форум Казан операсының 145 еллыгына һәм Татар опера театрының 80 еллыгына багышлана.  Фестиваль Россия Федерациясендәге Театр елының рәсми программасы кысаларында узачак.

         2019 елгы Шаляпин фестивале афишасында - 10 спектакль һәм 2 гала-концерт, шулай ук параллель чаралар блогы.

ПРЕМЬЕРА

         Форум программасын Н.Римский-Корсаковның “Царская невеста”  (1 һәм 2 февраль) операсы премьерасы ачып җибәрә. Режиссер Михаил Панджавидзеның яңа спектаклендә классик стиль сакланган, спектакльнең сценографиясен рәссам Гарри Гуммель (Германия) әзерләгән, костюмнар өстендә Нина Гурло (Белоруссия) эшләгән.

         Спектакльләрдә төп партияләрне башкаралар:  Михаил Казаков (Россиянең Зур театры, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры), Михаил Светлов (АКШ), Екатерина Сергеева, Сергей Семишкур (Мариин театры), Станислав Трифонов (Белоруссиянең Зур театры), Гөлнора Гатина, Венера Протасова (М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры), Богдан Волков (“Новая опера”, Мәскәү) һәм башкалар. Спектакльдә хор (хормейстер – Любовь Дразнина), мимика ансамбле, балет, театр оркестры артистлары, дирижер-куючы Ариф Дадашев (Мәскәү) катнаша. Башлана 18.00 сәгатьтә.

Спектакльләр

         Илебез классикасының шедеврларын тәкъдим итүче опера блогын П.Чайковскийның «Евгений Онегин» (5 февраль) һәм «Пиковая дама» (8 февраль) спектакльләре дәвам итәчәк, анда төп партияләрне Россиянең Зур театры солистлары Игорь Головатенко (Онегин), Анна Нечаева (Татьяна Ларина), Татьяна Ерастова (Графиня), Олег Долгов (Герман), Мария Лобанова (Лиза) башкарачак. 13 февральдә, Ф. И. Шаляпинның туган көнендә Михаил Казаков (Борис), “Новая опера” солистлары  Владимир Кудашев (Пимен) һәм Артем Голубев (Григорий Отрепьев), Михайловский театры солисткасы Екатерина Егорова (Марина Мнишек) һ. б. катнашында М. Мусоргскийның «Борис Годунов» операсы күрсәтеләчәк.

         Программага  чит ил композиторлары Дж.Пуччининың «Мадам Баттерфляй» (4 февраль) һәм «Турандот» (11 февраль),  Дж.Вердиның «Аида»  (15 февраль), «Набукко» (18 февраль) һәм «Травиата»  (20 февраль)  спектакльләре  кертелгән.

         Фестиваль программасын чакырылган йолдызлар катнашында ике гала-концерт төгәлләячәк, кунакларлар арасында Европа һәм дөнья сәхнәләрендә чыгыш ясаучы Юлия Лежнева булачак.

         Спектакльләр һәм концертлар 18.00 сәгатьтә башлана. Тулырак афиша театрның kazan-opera.ru  сайтында урын алган. 

ФЕСТИВАЛЬ ТУРЫНДА

         Ф. И. Шаляпин исемендәге  Халыкара опера фестивале  - Россиянең иң өлкән опера сәнгате форумы. Фестивальгә 1982 елда нигез салына, аз гына вакыт эчендә ул  Бөтенроссия (1985) һәм халыкара (1991) статус  ала.

         Бөек  җырчының исеме белән аталган  һәм ел саен февраль аенда (13 февраль – Федор Шаляпинның туган көне) уза торган форум тавышлар фестивале буларак оештырылган. Һәр фестиваль афишасында, кагыйдә буларак, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының үзенең куелышлары тәкъдим ителә, әмма анда төп партияләрне чакырылган солистлар башкара. Фестивальнең төрле елларында дөнья операсы йолдызлары катнашты, алар арасында җырчылар Илдар Абдразаков, Рене Папе, Альбина Шаһиморатова, Хибла Герзмава, Дмитрий Хворостовский, Ольга Бородина, Владимир Маторин, дирижерлар Михаил Плетнев, Валерий Гергиев һәм башкалар бар иде.  Фестиваль ярдәмендә 1999 елда Казанда Ф.И.Шаляпинга һәйкәл ачылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International