“Әкият” курчак театрында “Яшь театрал мәктәбе” ачыла

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

Россиядәге «Театр елы» кысаларында «Әкият» Татар дәүләт курчак театры «Яшь театрал мәктәбе» дигән яңа мәдәни-белем бирү проектын башлап җибәрә. Анда 5-14 яшьлек балалар сәхнә осталыгын үзләштерәчәк. Мәктәп программасына дәресләр һәм күренекле сәхнә осталары, актерлар, режиссерлар, рәссамнар белән очрашулар кергән. Укучылар уйнаучы курчаклар сәнгате белән танышачак, театраль һөнәрләрне җентекләп өйрәнәчәк, шулай ук үзләрен актерлар ролендә сынап карый алачак. Проектның нәтиҗәсе буларак  яшь укучылар, проект остазлары ярдәмендә,  театр куелышын тәкъдим итәчәк.

Беренче очрашу-кастингка теркәлү  һәм кыска резюмеларны кабул итү (Ф. И. О; фото, элемтә өчен телефон, яшь, мавыгулар) Ekiyat-school@rambler.ru  электрон адресы аша үткәрелә.

Проектта катнашу бушлай!  Гаризалар 10 февральгә кадәр кабул ителә!  Дәресләр “Әкият” Татар дәүләт курчак театры базасында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International