В. И. Качалов исемендәге Казан рус Зур драма театрында Татарстан Республикасының атказанган артисты Ирина Игоревна Чернавинаның юбилей кичәсе булды

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

Кичәдә актрисаны Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Юлия Әдһәмова  һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов котлады.

2019 ел,  28 гыйнвар, дүшәмбе 2019 елның 27 гыйнварында В. И. Качалов исемендәге Казан рус Зур драма театрында Татарстан Республикасының атказанган артисты Ирина Игоревна Чернавинаның юбилей кичәсе булды. Кичәдә актрисаны Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Юлия Әдһәмова  һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов котлады.

Белешмә өчен.

Чернавина Ирина Игоревна Качалов исемендәге театр каршындагы актерлык студиясен 1961 елда тәмамлый һәм театр труппасына кабул ителә. Иҗади эшчәнлеге белән укуын да дәвам итә, Казан мәдәният институтының режиссерлык бүлеген тәмамлый. 

Татарстанның театр сәнгатенә хезмәт иткән алтмыш елга якын вакыт эчендә И. И. Чернавина Качалов сәхнәсендә рус һәм чит ил классикасы, заманча драматургия пьесаларында күптөрле хатын-кыз образларын башкара.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International