Заманча сәнгать галереясендә сәнгать тарихчысы Илона Лебедева «Игорь Вулох: Казанда туган гадәти булмаган юлчы» темасына лекция укый

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

12 гыйнвар көнне 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча  сәнгать галереясендә сәнгать тарихчысы, абстракцияне өйрәнүче   Илона Лебедеваның «Игорь Вулох: Казанда туган гадәти булмаган юлчы»  темасына лекциясе узачак. Чара “Игорь Вулох. Эволюция белого“ күргәзмәсе кысаларында үткәрелә.

Лектор:

Илона Лебедева - сәнгать тарихчысы, сәнгать белеме кандидаты, абстракцияне өйрәнүче, күргәзмә проектлары кураторы, лекция курслары һәм тематик очрашулар авторы; хәзерге вакытта Мәскәү дәүләт сәнгать белеме институты хезмәткәре.

Өстәмә мәгълүмат (843)236-69-31, 238-43-27, 89172794597 телефоннары буенча.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International