“Сотворение” Балалар киносын үстерү фонды халыкара кинофестивальләрдә җиңүче булды

10 гыйнвар 2019 ел., пәнҗешәмбе

Режиссер Эдуард Габидуллинның «Рыбаки» фильмы Санкт-Петербургта үткәрелгән «Яшел караш» Халыкара экологик фильмнар фестиваленең «Киләчәккә оптимистик караш өчен» номинациясендә җиңде. Чара Санкт-Петербург Хөкүмәте һәм Табигатьтән файдалану, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү комитеты ярдәмендә уздырылган.

Эдуард Габидуллинның тагын бер эше - “Иң яхшы дус“ фильмы 2018 елның 6-7 декабрендә Ярославльдә узган “Кино-клик” Ачык халыкара яшьләр һәм гаилә фильмнары фестиваленең “13-18 яшьлекләр өчен уен киносы” номинациясендә җиңү яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования