Рөстәм Миңнеханов: Татарстанның театр эшен үстерү өлкәсендә мөмкинлекләре зур

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әтнә районында булды, анда ул Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт театрына 100 ел тулуга һәм Театр Елын ачуга багышланган тантаналы чарада катнашты. Искәртеп үтик, 2019 ел РФ Президенты Владимир Путин указы белән Театр  Елы дип игълан ителде. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Әтнә театры илебез өчен катлаулы чор булган 1918 елда барлыкка килгән. "Каршылыклар булуга да карамастан, театрны бөтен традицияләре белән бүгенге көнгә кадәр саклап калып  булды. 2011 елда аңа дәүләт театры статусы бирелде", - диде ул. 

ТР Президенты ассызыклаганча, республиканың театр эшен үстерү өлкәсендә мөмкинлекләре зур. Белгечләр әзерләүче белем бирү учреждениеләре бар, театрларның матди-техник базасы ныгытыла, театраль сәнгатькә ярдәм итү чаралары гамәлгә ашырыла. Татарстанда барлыгы 15 дәүләт, 3 муниципаль театр эшли, шулай ук шәхси театраль проектлар да бар.

"Административ бурычларны, шул исәптән, театрларны төзекләндерү һәм техник яктан җиһазлауны үз өстебезгә алабыз. Ә менә эчтәлеге нинди булуы - сездән тора. Сез камиллеккә омтылырга, иң яхшылары булырга тиеш. Безнең шик юк, сез моңа ирешә аласыз", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

"Сәнгатькә акча тоту - халык генофондына өлеш кертү ул, моны аңлаучы хакимияте булган республикада яшәвебезгә куанабыз. Кемдер авыл театрларына акча сарыф итүне файдасыз  дияр. Юк! Бу бик дөрес һәм яхшы. Биредә, әлеге театрда, үз эшләрен бик яраткан кешеләр эшли. Аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телим", - диде В.Качалов исемендәге рус Зур дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе Александр Славутский. 

Шуннан Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләрен тапшырды. Аерым алганда, Александр Славутский Почет Ордены белән бүләкләнде. 

ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International