Казан яшь тамашачылар театрында Яңа ел спектакльләре башлана

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

19 декабрьдән Казан яшь тамашачы театрында Яңа ел спектакльләрен күрсәтү башлана, аларның бәясенә  2019 ел символы – Хрюша, бүре, Кар Кызы һәм, әлбәттә инде, Кыш бабай белән бәйрәм интермедиясе дә  кертелгән.

Яшь тамашачылар үзләренең дуслары белән Хрюша яшәгән Әкият иленә юл алачак, алар белән танышу өчен Кыш Бабайга хат язачак, җырлар һәм биюләр башкарачак.

Тамашачыларга театрга яңа ел  костюмнарыннан  килергә тәкъдим итәбез, ул чакта без тулы бер костюмлы кичә оештыра алабыз. Театр фойесында фотозона эшләячәк.

Игътибар!!! 19 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр театрга кергәндә “Хрю-хрю!” паролен әйтергә кирәк!

Балалар өчен яңа ел спектакльләре расписаниесе:

19, 20, 21, 22, 25, 29 декабрь 10:00, 13:00, 16:00 –

«Как по щучьему велению»;

23, 28, 30 декабрь 10:00, 13:00, 16:00 – «Весёлый Роджер»;

24 декабрь 10:00, 13:00, 16:00 - «Молодильные яблочки»; 

26 декабрь 10:00, 13:00, 16:00 - «Про кота и про любовь»; 

31 декабрь  10:00, 13:00 - «Остров сокровищ»;

2, 8 гыйнвар 10:00, 13:00 - «Весёлый Роджер»; 

3 гыйнвар 10:00, 13:00 - «Про кота и про любовь»; 

4 гыйнвар 10:00, 13:00 - «Молодильные яблочки»; 

5 гыйнвар 10:00, 13:00 - «Джельсомино в Стране Лжецов»;

6 гыйнвар 10:00, 13:00 - «Кошкин дом»;

7 гыйнвар 10:00, 13:00 - «Пингвины».

Билетларны сез театр кассасында (843) 292-18-75) яки безнең сайтта сатып ала аласыз: http://tickets.kazan-tuz.ru/

Журналистларга аккредитация узу мәҗбүри.

ММЧ аккредитацияләү электрон почта аша оештырылган: tuz-piar@mail.ru яки +7-960-084-17-12 (Алена) телефоны буенча.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International