Тәтеш өлкәннәр өчен интернат-йортында «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле хәйрия концерты үткәрде

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

2018 елның 11 декабрендә Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле кунакка килде. Артистлар күпкырлы репертуарның иң яхшы һәм классик номерларыннан программа тәкъдим итте.

Коллектив күп еллар дәвамында актив хәйрия эшчәнлеге алып бара. “Бәрмәнчек” башка ансамбльләр белән уртак концертларда, юбилей кичәләрендә катнаша, Татарстан Республикасының төрле районнарында картлар һәм инвалидлар йортларында бушлай концерт бирә.

«Бәрмәнчек» 10 ел дәвамында үзенең тамашачысына гадәти булмаган милли колорит, керәшен халкының күңел җылысын бүләк итә.

Белешмә өчен:

Ансамбль Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы инициативасы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән 2008 елның 11 февралендә оештырыла.

Коллектив керәшеннәрнең үзенчәлекле халык иҗатын җентекләп өйрәнә, башкара һәм саклый. “Бәрмәнчек” ансамбле һәрвакыт фольклор белгечләре, балетмейстер, тарихчылар, керәшен фольклор коллективлары белән тыгыз элемтәдә эшли.

 “Бәрмәнчек” - республикабызның мәдәни тормышында уникаль күренеш. Коллективның репертуары - күпьеллык этнографик экспедицияләр нәтиҗәсе, анда төрле төбәкләрдә яшәгән керәшеннәрнең уникаль үрнәкләре  тупланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International