Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясе ачыла

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

2018 елның 7 декабрендә Татарстан Республикасы  Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясен ачу тантанасы була. Галерея күләмле реконструкциядән соң кабат ишекләрен ача.

Бина 1979 елда ТАССР Рәссамнар берлегенең күргәзмә залы буларак төзелә. Бу проект өчен архитектор Г. А. Бакулин 1981 елда Габдулла Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты исеменә лаек була. Бина каршындагы скульптура авторы - Р. П. Харитонов. Күргәзмә залы 1980 елда  “Киң Идел”  зона күргәзмәсе белән ачылган булган. 2009 елда бина Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеена тапшырылган, ә  2017-2018 елларда биредә  яңарту эшләре алып барыла.

Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясе үзенең яңадан эшли башлавын  “Россия. Реализм. XXI  гасыр», Андрей Тарковский һәм Игорь Вулох   иҗатларына багышланган  күргәзмәләр белән билгеләп үтә.

Галереядә шулай ук «Вакыт буенча сәяхәт итү» проекты да  гамәлгә куела.

Бүгенге көндә Заманча сәнгать галереясе  - заманча сәнгать юнәлешендә эшләүче Казандагы  иң эре күргәзмә мәйданчыгы. Тамашачыларга өч катлы, алты күргәзмә урыны, лекторий, балалар арт-мәйданчыгы, мультимедиа мөмкинлекләре булган – мең ярым квадрат метрдан артык мәйдан тәкъдим ителә.

Адрес: Казан, Карл Маркс ур., 57. Тел.: 8 (843) 236 69 31, 238 43 27

Эш режимы: 12.00 – 21.00

Дүшәмбе - ял көне. Касса 30 минут алдан ябыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International