Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Җырлый торган казлар. Дөнья халыклары әкиятләре» китабы тәкъдир ителәчәк

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

2018 елның 7 декабрендә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Кремль ур., 33 нче йорт) Татарстан Республикасы халык шагыйре Разил Вәлиев тарафыннан төзелгән «Җырлый торган казлар. Дөнья халыклары әкиятләре» китабы тәкъдир ителәчәк.

Китапны «Җыен» Татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча Төбәк  хәйрия фонды чыгарган. Аңа автор-төзүче Разил Вәлиев тарафыннан татар теленә тәрҗемә ителгән  төрле илләр һәм халыкларның 56 әкияте кергән. Басма Казан шәһәренең 6нчы балалар сәнгать мәктәбе укучыларының матур эшләре белән иллюстрацияләнгән.

Тәкъдир итү барышында автор-төзүче Разил Вәлиев һәм китап язуда катнашкан иҗат төркеме белән очрашу да күздә тотыла. Алар арасында 6нчы балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләре, журналистлар һәм язучылар булачак.

Хуш киләсез!

Белешмәләр өчен телефон: 292-72-35

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International