Татарстан халкы ТР Мәдәният министрлыгы өчен 2019 елга максатлар һәм бурычлар билгеләде

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

29 ноябрьдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Тимур Халиков катнашында Иҗтимагый совет утырышы узды. Анда 2019 елга өстенлекле максатлар һәм бурычлар билгеләү буенча үткәрелгән халык тавыш бирүенә йомгак ясалды.

«Узган елда ТР Президенты тарафыннан куелган бурычларның берсе - ТР министрлыклары һәм ведомстволарының максатларын һәм бурычларын халык, җәмәгатьчелек белән бергә билгеләү  иде, бу эш кешеләрне тармаклар белән идарә итү процессына, барыннан да элек, социаль өлкәдәге вәзгыятькә  җәлеп итү максатыннан башкарылды», - дип билгеләп үтте Александр Терентьев.

ТР Дәүләт хезмәтләре сайтындагы саннар буенча, Татарстан Мәдәният министрлыгының өстенлекле бурычлары өчен республиканың 4183 кешесе тавыш биргән.

Беренче урында мәктәп яшендәге балаларның музейларга йөрүен арттыру. Икенчесендә - мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге чараларга халыкны күбрәк җәлеп итү. Өченче урынга актуальлек буенча Татарстан Республикасы музыка мәктәпләрен корал белән тәэмин итү мәсьәләсе чыккан.

Министрлыкның Иҗтимагый советы әгъзалары һәм  белгечләре  тавыш бирүгә сыйфат ягыннан  бәя бирде.

Онлайн-тавыш бирү барышында татарстанлылар өстенлекле максатларның киләчәк  өчен  үз вариантларын тәкъдим иттеләр. Алар арасында мәдәни өлкә объектларына керү өчен арзанрак бәя билгеләү, чаралар/ проектлар/программалар санын һәм форматын арттыру, мәдәният учреждениеләрен ремонтлау һәм җиһазлау.

«Җавапның үз варианты» категориясендә 158 тәкъдим ясалган, 474 кеше тавыш бирүгә комментарийлар калдырган.

Тавыш бирү нәтиҗәләре нигезендә министрлык экспертлары 2019 елга төп бурычларны билгеләде, аларның үтәлеше шулай ук җәмәгатьчелек контролендә булачак. Алар арасында 16 яшькә кадәр мәктәп яшендәге балаларның музейларга йөрүен арттыру, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге  чараларга килүчеләрнең өлешен үстерү, шулай ук мәдәният учреждениеләренә гаилә белән килүчеләр өчен  бәяләрнең бонус системасын кертү бурычы тора.

Татарстан мәдәнияте үсеше бурычлары һәм юнәлешләренең тулы исемлеге Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы сайтына куелачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International