Татарстан Республикасы Милли музеенда «Айсылу могҗизалар илендә» дигән яңа ел тамашасы була

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

Яңа ел - бөтен дөньяда көтеп алына торган бәйрәм. Могҗиза һәм тылсым көтү, яңа ел алды мәшәкатьләре, бергәләп күңел ачу һәм гаилә традицияләре  дөньядагы барлык кешеләрне берләштерә.

Татарстан Республикасы Милли музее декабрь аенда илебездәге Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме тарихына багышланган «Яңа елда музей могҗизалары» дигән күргәзмә ача. 20 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр Яңа ел күргәзмәсендә «Айсылу могҗизалар илендә» исеме астында белем бирү-күңел ачу бәйрәмнәре үткәрелә. Программаны эшләү белән Татарстан Республикасы Милли музееның югары квалификацияле фәнни хезмәткәрләре командасы шөгыльләнә. Идеягә аерым игътибар бирелә – яңа елның тарихын музей экспозициясе чаралары ярдәмендә күрсәтү. Яңа ел программасының төп максаты - музей экспонатлары һәм интерактив уен аша тарих һәм сәнгать дөньясы белән таныштыру. Һәр катнашучы яраткан геройлары белән фотога төшәргә һәм Кыш Бабайдан эксклюзив бүләк алырга мөмкин.

Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 292-89-84.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International