2018-2019 елларда М. Җәлил исемендәге Республика премиясен бирү буенча конкурс

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы 2018-2019 елларда М. Җәлил исемендәге Республика премиясен бирү буенча конкурска гаризалар кабул итүгә старт бирде.

Әлеге премия ике елга бер тапкыр сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия үсешенә өлеш керткән, яшьләр эшкуарлыгы өлкәсендә югары казанышларга ирешкән, яшьләр программаларын гамәлгә куйган өчен 30 яшькә кадәрге яшь кешеләргә, шулай ук 30 яшьтән өлкәнрәк аерым авторларга, яшьләр өчен эшләүче коллективларга, иҗади берләшмәләргә  бирелә.

Конкурста катнашу өчен заявкалар,  дәгъва кылучыларның әсәрләре яки эшләре М. Җәлил исемендәге Республика премиясен бирү  Комитетына тапшырыла. Түбәндәге адрес буенча: 420021, Казан шәһәре, Г. Тукай урамы, 58 йорт, 302 офис , “Татарстан Республикасы яшьләр үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе.

Документларны тапшыру вакыты  – 2019 елның 20 гыйнварына кадәр.

Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 231-81-29, (843) 231-81-19

e-mail: mc_rt@mail.ru

М. Җәлил исемендәге республика премиясен бирү буенча конкурска февраль аенда йомгак ясала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International